Иске Дөреш авылы тарихы

         «Татар энциклопедиясе»ндә  Иске Дөреш авылының 1724 елда нигезләнуе турында эйтелгән.Бу урынга кешеләр Казан якларыннан күчеп килгәннәр. Аларны көчләп чукындыру әфәте куып китергән.Элеге территория, урманнардан арындырылгач,жир участоклары булдыруга бик кулай саналган. Авыл урман эченнән агып чыккан инеш ярына утырган. Анын төньяк-көнбатыш өлеше сөзәк таулар белән каймалган. Тау битләре бөдрә ак каеннар белән бизәлсә,өстәрәк меңәр еллык имәннәр шаулап утырган.Авылны чыгып, тау менәэч, башта Кече Йөреш, соңрак Таулы Дөреш дип аталган икенче авылга килеп чыгасын. Ул 1764 елда барлыкка килгән дип фаразлана.Борынгылар сойләвенә караганда, анда күчеп утыручыларны, Иске Дөреш авылы кешеләре дини карашлары башкачарак булган өчен,куып жибәргәннәр.

        Казан татарлары көнчыгышка таба җир һәм ирек эзләп килсәләр дә, барыбер патша самодержавиесе хакимлегеннэн котыла алмаганнар.Аларны монда да шул ук алпавытлар һәм «боярлар» уз тырнаклары астына эләктергән. Аерата ундырышлы мәйданнарга комсыз байлар тамыр жибәргэн.Иске Дөрешнең көньягында Ушков дигән «бояр»ның биләмәләре жәелсә, Таулы Дөреш белән ике арада шәп участоклар Тихонов дигән «бояр» кул астында булган.

        Иске Дөрештән төньяктарак урнашкан Жикән Күл авылына исә 1909 елда нигез салынган.Әрәмәлекләр, куллекләрдән торган бу урыннарда җикәнле камышлар чайкалып утырган. Авыл исеме дә шуннан алынган. Хәзер биредә табигать нык узгәргән.Әрәмәлек киселеп, кечкенә генә калган, кулләре дә кипкән.

       Иске Дөрештә  1926 елда тулы вәкаләтле авыл Советы оештырыла һәм аның рәисе итеп Захидулла Гыйниятуллин сайлана. 1928 елны аның составына Тулы Дөреш, Җикән Күл, Октябрь Бүләк,  Салих-Тукай, Яңа Абдул, Мөгез Елга, Иске Теләнче һәм Бай Буләк авыллары кергән була.

        Иске Дөрештә яңа типтагы укыту 1928 елда башланып китә. Мәктәп тимерче алачыгы өчен төзелгән дуртпочмаклы йортта ачыла. Беренче укытучының Мәүлидә Моратова булганлыгы билгеле. 1930 елда мәктәп Хәмидулла байдан калган ике булмәле йортка, 1934 елда мәчет булган бинага урнаша, 1938 елда исә идарә, авыл советы һәм клуб өчен салынган бинага кучә. Ул елларда мәктәпне Исак Филимонов житәкли.

          Иске Дөрештә колхоз ныклы нигездә  1930 елда оештырылып бетә. Ул Ленин исеме белән йөртелә. Беренче рәисе-Собханкол Әфләтунов. Ә Таулы Дөреш авылында төзелгән колхоз яңа алфавит чыгу уңаеннан «Яңалиф» дип атала. Рәисе-Мәрданша Имәнгулов атлы кеше. 1947 елда партия оешмасы барлыкка килә һәм укытучы Садыйк Хәсәнов житәкче итеп сайлана.

        Салих-Тукай авылы 1912 елда нигезләнгән, диелә тарихи елъязмаларда.Урман куенына сыенып утырган бу авыл кешеләрен  табигать хозурлыгы үзенә тарткандыр, мөгәен. «Май» колхозының беренче рәисе  Зиннәтулла Гыйздәтуллин була.

        Иске Дөреш авыл жирлегенә кергән курше-тирә авыллардан тагын берсе Мөгез Елга (1912) булган. Анда «Кызыл Урнәк» дигән колхоз оештырылган. Беренче рәисе –Сабир Әхмәтов. Халкы Октябрь Буләк авылына күченеп китү сәбәпле, бу авыл бетерелгән. Яңа Абдул авылы да шулай таркалган. Якындагы авылларны «йоткан» Октябрь Буләк авылының исеме җисеменә бик туры килә. Ул 1927 елны Октябрь инкыйлабының 10 еллык юбилеена буләк йөзеннэн нигезләнә. Бирегә купчелек халык Теләнче Тамактан күчеп килә. Шакир Хәмидуллин, Габдулла Идрисовлар колхоз оештыруда башлап йориләр. Авыл кечкенә булганлыктан, анда 1929 елда башлангыч мәктәп кенә ачыла, балалар югары сыйныфларга Иске Дөреш мәктәбенә киләләр. 1959 елда Иске Дөрештә мәктәп проблемасы туа. Искесе сүтеп ыргытылган, балалар авыл советы, идарә, медпункт биналарында укып йөриләр. 1960 елның январь аена  мәктәпне өлгертеп керәләр. Бу эшне Харисов Гатуф  житәкчелегендә башкарып чыгалар.Бригадир Хәбибрахман  Закиров та хәртөрле  ярдәм күрсәтә.  Интернат, хезмәт мастерское салалар.  Мәктәптә  ул  елны  315 бала укый. 1962 елда 2 гектар җирдә 500 төп алмагач, койма кырыйлары буйлап  ак каен  үсентеләре утыртыла.

         Гатуф Харисов Тукай исемендәге колхозга партоешма секретаре итеп билгеләнгәч, мәктәпкә Фәйзрахман Гыймазетдинов җитәкчелек итә. Ул искергән агач мәктәп урынына 1975 нче елда ике катлы таш мәктәп салдыруга зур тырышлык куя. Аннан соң мәктәпкә директор итеп Харисов Илшат Гәтупович куела. Ул хәзерге вакытта да шушы мәктәптә директор.

          Авыл тарихын барлаганда аның җәмәгатьчелек тормышына үзләреннэн зур өлеш керткән шәхесләрне дә атап китми булмас. Төрле елларда директорлар, укытучылар булып эшләгән И.Бубеков, С.Беләев, М.Шакирова, Н.Хуҗина, Н.Сабирова, С.Чернов, Р.Гараева, Тәзкирә һәм Фәйзелхак Искәндәровлар, Мөкәрәмә һәм Наил Таҗиевлар, Р.Хуҗина, Г.Соббухова, Х. Зиятдинова, Нурия һәм Гыйздулла Валиуллиннар  исеме чын мәгърифәтчеләр булып халык күңеленә кергән.

1961-1981 елларда колхозга Әухәт Мөхәммәтов житәкчелек иткән чорда хуҗалыкка 2 мәртәбә РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы тапшырыла. Озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән Ә.Фаррахов, Н.Әхәтов, секретаре М.Захидуллина, колхозның баш бухгалтеры М.Захидуллин, китапханәче З. Аксакова, соңрак колхозга житәкчелек иткән Х.Закиров, чөгендер игү остасы, РСФСРның атказанган механизаторы, орденнарга ия Р.Хәйруллин, механизаторлар : Г.Шәехов, Л.Гатиятуллин, Х.Хөсәенов һәм башка бик күпләрнең фидакарьхезмәтен бүген дә ихтирам белән искә алырлык.

       Иске Дөреш мәктәбен тәмамлап чыккан күренекле шүхесләрдән Татарстанның атказанган артисткасы Зөхрә Сәхәбиева ( Салих-Тукайда туган), икътисад фәннәре кандидаты, доцент, фән-техник өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты,25 фәнни хезмәт авторы Марс Гаитов (Иске Абдулда  туган), геология-минерология фәннәре кандидаты Мулланур Хәсәнов( Таулы Дөреш авылында туган) кебекләрне атарга мөмкин.  Иске Дөрештә туган куренекле  шәхесләр арасында 1910 елның 22 апрелендә туган куренекле шагыйрь Эюп  Гәрәев тә бар.

          Бүгенге көндә Иске Дөреш авыл җирлегендә  378 хуҗалыкта 689 кеше яши. Шуларның  272 се пенсионерлар, 352 е хезмәт итәргә яраклы.2012 нче елда 4 бала туды, 7 кеше  вафат булды.

      Иске Дөреш авыл җирлеге территориясенә  бер 9 еллык мәктәп ( 23 бала укый), бер башлангыч мәктәп( 2 бала), 3 фельдшер-акушерлык пунктлары,1 саклык банкы филиалы, 1 почта булекчәсе, 1 Райпо кибете, 2  шәхси сату павильоны,1 Культура йорты, 1 китапханә 1 балар бакчасы(15 бала ) эшли.

       2006 нчы елның август аенда Тукай исемендәге җитештеру кооперативы банкротлыкка чыга. Бик күпләр Чаллыга эшкә йөри. Авылның җирләре халыкка пай жирләре итеп бүлеп бирелгән, рәсмиләштерелгән. Авыл җирлегендә 4 фермер хуҗалыгы( КФХ «Шигапов», «Чабатов», «Фаррахов», «Гимазетдинова»)  эшли. Пай җирләре булган кешеләрнең күбесе үз пайларын  инвесторларга (»Кама»агрофирмасы,ООО «Камский-Бекон», ООО Агрохимсервис ка)  арендага бирделәр. Моның өчен инвесторлар халыкка 1 пай җиренә 3 мең сумм акча  яисә 3 ц. икмәк бирәләр. Хуҗалыкларда 294 баш мөгезле эре терлек, шулардан 128 е сыер, 307 баш сарык, 19 баш ат, 3500 кош-корт бар. Умартачылык белән шөгелләнуче 18 хуҗалык бар.

         Дөрешнең икесендә дә, Октябрь –Буләк авылында да бик матур мәчетләр эшли. Халык экренләп  дингә тартыла. Авылларга иман нуры кайта. Халык киләчәк көненең якты булачагына ышанып,  шуна   өметләнеп яши.

 

 

Соңгы яңарту: 2013 елның 18 апреле, 11:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International