Боерган авылы тарихы

 

 

Бәрәкәтле җирем-Боерган...

Бәрәкәтле җирем-Боерган,                              Боерганым-назлы куеным,

Күрше Чебенлене сыйдырган.                          Гүзәл җире-Кама буеның

Ике күрше яши дус булып,                                Аның чишмәсеннән су эчкәннәр

Даны яңгырый илгә җыр булып...                   Батырлары сабан туеның.

 

Боерган авыл җирлеге составына 4 авыл керә: Боерган (административ үзәк), Колыш, Таулар, Туера. Авыл җирлеге территориясе – 30 кв.км.

 

Боерган авылы исеме каян килеп чыккан?

Боерган авылы атамасы кеше исеменә нисбәтле рәвештә барлыкка килгәндер дип фаразлана. Авыл атамасы тарихчы-галим М.Әхмәтҗановның “Нугай урдасы:татар халкының тарихи мирасы” китабында Сәйед  Шәкүлов-лар шәҗәрәсендә искә алына. Анда мондый юллар бар:

“1546 елда Казанда Сәйед булып Боерган сәйед тора.

Сафа Гәрәй  Казанда тәхеттән төшерелгәч,ул андагы вакытлы хөкүмәтне җитәкли.

Боерган Сәйед1551 елның октябренда Шаһ Гали хан кушуы буенча җәзалап үтерелгән”

Борынгы заманнарда Бүләрдән(Биләрдән)күченеп китүчеләр Татарстанның Актаныш,Минзәлә,Мөслим төбәкләрендә дә күпләп  утырганнар.

Бүләр (Биләр) шәһәренән 17нче гасыр ахырында күчеп килүчеләр аеруча

Агыйдел белән Кама елгасы кушылган һәм Ык елгасының түбәнге агымы узган җирләрдә туплана .Күченеп килүчеләр үзләренең элеккеге ватаннарының исемен яңа җирләргә дә беркетеп калдырганнар.

Бу төбәктә соңрак  Бүләр волосте дигән административ территория барлыкка килгән. Төбәктә сакланып калган Бүләр йорты бабаларының исемнәре шәҗәрәсе-шуңа дәлил. Бу шәһәрдә 15 нче буын баба- Боерган атлы булган.

Авыл кешеләре Боерган авылының килеп чыгышы турында ике төрле фикер әйтәләр. Берәүләр бу исемне бирегә күчеп нигез салучы мари,типтәр,башкортларны брамат(бу сүз Минзәлә сөйләмендә эшләмичә  ялкауланып йөрүче кеше дигән мәгънәне аңлата) дип атаудан килеп чыккан,диләр.  Икенчеләр исә авыл исемен  “Алла боерган урын” шушы дигән сүзгә бәйләп аңлаталар.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк дип саныйбыз,Татарстанның Буа районында да Боерган авылы барлыгы билгеле.

Минзәлә каласында яшәүче тарихчы Юныс ага  Йосыпов элекке өяз воеводасысының Приказлар йорты архивыннан тапкан документка нигезләп  Боерган авылына 1714 елда нигез салынган дип саный,татар энөиклопедия-сенә дә ул шушы дата белән кергән. Әмма тарихчы-галим Вахит Имамов авылга  1640 нчы елларда нигез салынгандыр дип фаразлый.

Боерган авылы Минзәлә воеводлыгы чорында әүвәл Иске Байлар волостенда исәпләнгән соңрак,Күзкәй карамагына күчкән.

 

Мәчетләр тарихыннан...

Башкортостан Республикасы дәүләт архивының Диния нәзарәте  фондында  Боерган авылы  мөселманнарының мәхәлләгә берләшүе, дин әhелләре сайлавы буенча байтак документлар сакланган.

Мәсәлән, авыл мәчетенең 1835 елдан эшләп килүе  Өфе архивы документлары белән расланган, шул елның 23 нче декабрендә дин йортының имамы  вазыйфасына Гимазетдин Фазуллин билгеләнә. Аңа ул чакта  43 яшь булган.

Шул ук елда Боерган дин тотучылары җәмгыятенә Колыш авылының  30 гаиләсендә гомер иткән 98 мөэмине дә өстәлгән.

1859 елның 26 маенда мәхәллә дин тотучылары үз имамнары итеп М.Габделвахаповны сайлап     куйганнар  Мулла Габделвахаповның дин тотучыга, мәчет әhеленә тап төшергән кыланышлары хакында архивның Диния нәзарәте фондында 9450 hәм 9702 нче делода саклана. Соңгы делода  имам Габделвахаповның  килешмәгән эшләре турында сөйләнә. Шул сәбәпле ул 1878 елның 17 февралендә авыл мулласы итеп Иске Байлар авылы кешесе Садретдин Сагдетдиновичны сайлап куйганнар.

1911 нче елгы документ гыйбадәтханәнең имам-хатыйбы вазыйфасында Мәгъсумҗан Мөхәммәтгәрәй улы Тимергалин булганлыгын хәбәр итә. (Б.Р.У.Д.Т.А. – И – 295 ф, оп 14,д 3)

Мәгъсумҗан Мөхәммәтгәрәй улы Тимергалинны, Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, бер мәхәлләле  Боерган авылына имам итеп җибәрәләр. Ул бик зирәк имам булган диләр: гарәп, фарсы, рус телләрен белгән. 1925 елда ул Уфада уздырылган мөселманнар съездында катнашкан.

Киң күңелле, ачык йөзле имамны халык бик ярата. Авылда ул дини ритуаллар үткәрү  белән генә чикләнми, мәчеттә балаларга гарәпчә дин сабакларын, дөньяви фәннәрне дә укыта.

Мәхәлләнең соңгы указлы имам-хатибы Мәгъсумҗан  Хәзрәт 1929 нчы елга кадәр үз хезмәтен башкарып килә.Совет хөкүмәте карарларын үтәүдән баш тарткан өчен аны 1929 елның 19 ноябрендә кулга алалар, шул елның 23 декабрендә 3 елга хөкем итеп концлагерьга җибәрәләр.

Авыл мәчете 1929 елның  6 ноябрендә ябылган. Ул турыда Республика милли архивының Р-139 фондындагы 117 санлы дело документларында хәбәр ителә.

Ныклык, түземлек җитәрлек була Мәгъсумҗан  Хәзрәттә. Күп тапкырлар кыйналып, төрлечә мәсхәрәләнә, ачлыктан интегә. Сынмый-сыгылмый, концлагерьдан кайтып, кабат авыл халкына яшерен хезмәт итә башлый.

Әмма 1937 елның 30 октябрендә аны “халык дошманы” дип кабат кулга алалар.

Мәгъсумҗан Хәзрәтнең кадерләп саклана торган дини китапларын яндыралар, гаиләсен өйләреннән куып чыгаралар.

1937 нче елның 26 ноябрендә хәзрәтне үлем җәзасына хөкем итәләр, мөлкәтен  конфискацияләү турында карар чыгаралар. 1937 нче елның 1 декабрендә Минзәлә  төрмәсендә атып үтерәләр.( Мәгъсумҗан  мулланың кызы Рабига апа Фәттахова  Боерган авылында яши).

Авыл мөэминнәренә бер гасырдан артык хезмәт иткән иман йорты  тарихының соңгы бите 1939 елның 15 мартында язылган. Шул көнне хезмәт ияләре депутатларының  Минзәлә район Советы башкарма комитеты  мәчетне ябу турында карар кабул иткән. Шул укымышлы мулладан соң Боерган авылында дини  тормыш туктала.

Җомга намазларына, ураза, Корбан гаетләренә кача-поса йөргән мөселман агайлары хәзер тирә-юньгә ишеттерерлек итеп азан әйтәләр. Мәчетләрне бөтенесе бергәләп төзиләр. Манарага ай куйган, Ходай йортының ишеген ачкан көннәрдә hәр җирдә шатлык, горурлык хисе тантана итә, Боерганда шундый тантана 1994 елның октябрь аенда булды.

Авылның урта бер җирендә горур басып торучы бу мәчет авылдашларның, якташларның зур тырышлыгы, шәфкатлелеге җимеше. “Кама” колхозы идарәсе (Җитәкче Рафис Фахразый улы Галиев), авыл советы (җитәкче Зарифҗан Мәхмүт улы Камилянов), хәтта район хакимиятенең дә ярдәме аз булмады бу йортны салуда. Мәчетне төзү тәкъдиме белән чыккан, төп чыгымнарны үзе күтәргән Илдар Нуриман улы Гыймазовка халык аеруча рәхмәтле. Бик зур хезмәтләре кергән әтиле-уллы Зиннур hәм Зөфәр Ясабиевлар, Тәлгать Арсланов, абыйлы-энеле Миңнехәмәт hәм Нурмөхәммәт  Нуриәхмәтовларның өлешләре аеруча зур. Авыл картлары Тимергали ага Закиров, Арслангали  ага Гатауллиннарның матди ярдәмнәре дә бик урынлы булды. Шулай ук Касыйм ага Миңнегалиев мәчет манарасын күтәрү өчен ике секцияле кран белән ярдәм итте, Фәhимә Әсхать кызы Шәйхеләхмәтова манара өчен  кыйммәтле калайлар бирде. Мәчетнең тирә-ягын әйләндереп алу өчен тимер коймалар белән Әлфир Мулланур улы Мәннанов,  ә  Гомәр Лотфулла улы Шайхуллин  төзелешкә бетон белән ярдәм итте. Мәчет түбәсен Хәнәфи Әхмәтов, Рәшит Нургалиев, Рәис Адиев, Рафыйк Фәхретдинов, Илгизәр Хәмәтовлар яптылар. Мәчет манарасын Мөбәрәкҗан  Шамилов, Зөфәр Галиев, Динар Халимовлар матур итеп ясап куйдылар, тирә-ягын әйләндереп алу өчен тимер коймалар белән ярдәм иткән Әлфир Мулланур улы Мәннанов Мәчет тәзелешендә катнашкан барлык авылдашлар:  Гаптеләхәт Хаҗиәхмәтов, Шайхрази Салихов, Гаптенур Кагыйров, Кирам Фәттахов, Мәгсүмҗан Садыйков, Җәләлетдин Хәмәтдинов (тәрәзә ясаучы), Шәйморат Шамилов, Галимҗан Мөхәммәтовларның  хезмәтләре аеруча хөрмәткә лаек.

Барлык төзелеш эшләренең башында торып, оештырып, кирәкле төзелеш материаллары белән тәэмин итүче кеше прораб Миннәхмәт ага Сәетов булды.

Зиннур ага Ясабиев белән Локман ага Гәрәев үзләренең  киңәшләрен  биреп мәчетне ачуга  хәзерлек эшләрен башкардылар.

Зөфәр Ясабиев Казан Диния нәзарәтенә барып,  мәчеттә була торган документлар белән танышып кайткач, авыл аксакаллары җыелып мәчет Уставын язалар.  Шушы көннән Боерган авылының указлы  мулласы итеп Тимергали Закир улы Закиров билгеләнә. Тимергали ага 2000 елга кадәр авыл халкына хезмәт итә. Аның вафатыннан соң мәчеттә Зиннур Ясабиев, Миннерахман Хаҗиәхмәтовлар муллалык итәләр.     Бугенге көндә мәчетебез ни хәлдә соң?

Аллага шөкер, бүгенгесе көндә мәчетебезнең уты сүнмәгән: өлкәннәребез җыелышып намаз укыйлар, ураза-гает бәйрәмнәрен уздыралар. Барлык шушы эшләр белән аксакалларыбыз Хуҗиәхмәт Миннәхмәтов, Харрас Шәйхеләхмәтов, Шайхрази Салиховлар  җитәкчелек  итәләр.

Мәчетебезне яшәтүдә, яшьләргә тәрбия бирүдә өлкәннәребезнең өлеше зур. Көн саен түбәтәйләрен киеп мәчеткә йөрүче Сабир Хөснетдинов, Фаил Шамилов, Рафис Ясабиев, Гайнетдин Хәйретдинов, Хуҗиәхмәт Миннәхмәтов, Вәлиәхмәт  Миңлегалиев, Шайхрази Салихов, Харрас Шәйхеләхмәтов, Хәнәфи Әхмәтов, Назыйм Хәмидуллиннар авылыбызның иманын, йөз аклыгын саклап яшиләр. “Ихлас” исемле  Ходай йортыбыз мәңге яшәсен, иман нуры таратсын, киләчәк буыннар аңа сукмакны өзмәсен .

 

 Бөек Ватан сугышына Боерган авылы җирлегеннән

347 ир-егетебез сугышка киткән.

Боерган, Колыш авылларыннан- 66  кеше,

 Таулар, Туера авылларыннан-76 кеше,

Чебенледән- 85  кеше.

Әмма 120  солдат кына туган якларына әйләнеп кайткан.

 

 

“Кама” колхозының язмышы...

 

XX -XXI гасырлар  чигендә җирлектә бик күп үзгәрешләр була.1993 елның маенда “Колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының башка дәүләт предприятиеләрен һәм оешмаларын хосусыйлаштыру тәртибе турында” ТР Президенты Указы чыга. Россия Федерациясендә Җир кодексы кабул ителә. Бу закон җирне чынлап торып базар әйләнешенә кертә.

Шуның нигезендә  “Кама” колхозының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр  1995 елда 543 кешегә 4.04 га күләмендә җир кишәрлекләре итеп бүленеп бирелә. Колхозның материаль байлыклары да  милек пайлары итеп колхозчыларга бүленә.

1950-1952 елларда “Тельман” (Колыш), “Ык буе”(Чебенле), “Алмаз”(Таулар ,Туера), “Алга” (Боерган) колхозларын берләштереп төзелгән “Кама” колхозы  1997 елның 22 августында “Кама” җитештерү кооперативы итеп оештырыла.(853 нче номерлы дәүләт теркәү таныклыгы). “Кама” җитештерү кооперативы 2006 елда банкротка чыга.  2006 елның 28 июнендә шушы җирлектә яңа җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү  предприятиесе төзелә(10661682044929 номерлы дәүләт теркәү таныклыгы).

2011 елның 11 нче апрелендә ООО СХП “Кама”ның маллары  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть “Кама-Бекон”га сатыла.

 Боерган авылында халык саны:  1795 ел. — 64,  1816 — 141 , 1859 — 351,  1870 — 325,  1884  — 433,  1896  — 399,  1906  — 573,  1913  — 580, 1920  — 597, 1926  — 342, 1938  — 391, 1959 — 289,  1970  — 350, 1979 — 529,  1989  — 506 , 2009-450, 2010-455, 2011-473, 2016-426, 2017-430, 2018 -440 кеше исәпләнә.

XX-XXI гасырлар чигендә  безнең авыл халкының тормыш дәрәҗәсе сизелерлек яхшыра. 2001нче  елда йортларга табигый газ кертү эшләре башлана. 2004 нче елда бу эш төгәлләнә.

Газлаштырудан соң телефонлаштыру эше башлана. Күпләрнең өйләрендә телефоннар  барлыкка килә. 2002-2003 елларда кешеләр компьетерлар сатып ала башлыйлар. Ә 2009-2010 елларда  интернет челтәренә тоташалар. Йортларга су кертелә, урамнарда 2013 елда колонкалар бетерелә. Күп кенә йорт хуҗалары   кайнар- салкын су булдыру җайланмалары көйлиләр.

Авыл эшмәкәрләре.

Боерган авыл җирлегендә шәхси эшмәкәр  Арсланов Айрат Мөҗәһит улының “ Ихластан”цехын ачуы җирлектә  өстәмә эшләү урыннары булдыра. Ул 2009 елның 14 нче августында  ачыла. Анда икмәк, камыр ризыклары пешереп, ярымфабрикатлар ясап сата башлыйлар. Цехта пешкән ризыклар  Колыш, Күзкәй, Иске Байлар, Кәҗә Байлар кебек авылларның кибетләренә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга  каласының  сату нокталарына да алып барыла  башлый. 2014 нче елның апрелендә Малайзиянең мөселманнарның ничек яшәве турында фильм әзерләүче телевидение журналистлары төркеме “Ихластан” җитештерү предприятиесенә килә, Боерган авылы халкының яшәү шартлары белән танышып китә. Журналистлар шулай ук авылның мәчетендә булалар.

“Моңа кадәр әлеге төркем Мәскәү, Ташкент кебек шәһәрләрдә, башка төбәкләрдә татарлар яшәгән урыннарда булган. Фильм төшерүчеләрне безнең төбәктә хәләл ризыклар җитештерү дә кызыксындырган. Алар башта бу тармакта актив эшләүче эре предприятиеләрнең берсенә – «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенә чыкканнар. Аннары хәләл продукция җитештерүче кече эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышу өчен, Боерганга Айрат Арсланов предприятиесенә барганнар. Аларны бигрәк тә автоматлаштырылган җиһазларда түгел, ә кул белән әзерләнүче хәләл ризык эшләнмәләре кызыксындырган. Телевидение журналистларына икмәк продуктлары һәм иттән ярымфабрикатлар җитештерүче бу кече предприятиенең эшчәнлеге бик ошаган. Гомумән, авылдагы кунакчыллыкка, җылы мохиткә Малайзия журналистлары сокланып киткәннәр.” (“Якты юл” Тукай районы газетасы. 2014 елның 24 апрель саны)

Боерган авыл җирлегендә шәхси эшмәкәр  Арсланов Айрат Мөҗәһит улының “ Ихластан”цехын ачуы җирлектә  өстәмә эшләү урыннары булдыра. Ул 2009 елның 14 нче августында  ачыла. Анда икмәк, камыр ризыклары пешереп, ярымфабрикатлар ясап сата башлыйлар. Цехта пешкән ризыклар  Колыш, Күзкәй, Иске Байлар, Кәҗә Байлар кебек авылларның кибетләренә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга  каласының  сату нокталарына да алып барыла  башлыйТөзелешләр

Безнең авыл халкы  һәрвакыт  тырыш булды. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрады. Йорт-җирен дә төзек, тәртипле итеп тотарга тырышты. Улларын башлы-күзле иткәч, борынгыдан калган гадәт буенча йортлы итәргә дә ярдәм итте. Соңгы 10-15 елда авылыбызда 30 дан артык  матур йортлар калкып чыкты. Шәһәр кешеләре авылдан милек сатып алып йортлар сала башладылар. Аларның  җәй көне генә кайтып йөреп бакча утыртучылары да бар. Ел дәвамында авылда  яшәп, шәхси машиналарында  шәһәргә эшкә генә барып йөрүчеләре дә аз түгел.

2005 нче елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл Бөек җиңүнең 60 еллыгына реконструкцияләнә.

2014 нче елда сугышта һәлак булганнар исемлегенә  тыныч тормышта вафат булган Бөек Ватан сугыш ветераннары исемлеге дә өстәлә.

Авылыбыз мәктәбен тәмамлап киткән Галиев Илназ Ярулла улы теш табибы булып укып чыгып 2013 нче елда Күзкәй участок шифаханәсендә эшли башлый. Яшь медицина белгечләрен авылга кайтару турындагы дәүләт программасы буенча  аңа1 000 000 сум акча бирелә. Ул гаиләсе белән 2014 елның җәендә йорт төзи башлый.

Бу елларда авылда  яшь гаиләләр аз булу сәбәпле, туучы балалар саны кими. Шунлыктан 300 дән артык укучыга исәпләнеп төзелгән мәктәп бинасында артык мәйданнар барлыкка килә.  Оптимизация шартларында  2009 нчы елның 18 нче сентябрендә  авылның фельдшер-акушерлык пункты  мәктәп бинасына күчерелә. 2011 нче елда балалар бакчасы, авыл китапханәсе, авыл советы да мәктәп бинасында урнаштырыла.

2014 нче ел Татарстан Республикасында мәдәният елы дип игълан ителә. Республика программасы буенча күп кенә авылларда  мәдәният йортлары төзелә. Шул программа буенча безнең Боерганда да  күп функцияле үзәк төзелә.Ул 2014 елның 30 августында ачыла. Анда 200 урынлы мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнаша. Мәдәният йорты директоры булып Фаттахова Рәхилә эшли.   Фельдшер-акушерлык пунктында Гыйльфанова Гөлназ һәм Минһаҗева Филига халыкка медицина хезмәте күрсәтәләр.

Авылыбыз мәдәнияте

Элек-электән килгән гадәт буенча авылыбызда июнь аеның  беренче көннәрендә татар халкының күркәм бәйрәме Сабантуй үткәрелә. Сабантуй буласы атнада авылыбыз яшьләре баянда уйнап, җырлап, бизәлгән атлар белән   яулык җыя. Аларга бала-чагалар иярә. Һәрбер йортта балаларга тәмле күчтәнәчләр өләшәләр. Боерган авыл җирлегендә 2000- 2011 елларда   Сатантуйлары Боерган,  Туера,  Колыш авылларында уздырыла . 2007 нче елдан су басу сәбәпле  күчүгә эләккән Чебенле авылының Сабан  туе уздырыла башлый. Чебенле авылы Сабан туена  Рәсәйнең төрле якларына таралган  элеккеге Чебенле  халкы җыела, үзләренең бүләкләрен алып кайталар. Сабан туен  Гараев Тәлгать җитәкчелегендә Мифтахов Зөфәр, Кадыйров Рафаэль, Ясавиев Зөфәр, Әхмәтхәнов Рәстәм, Мөхәмәтшин  Сәетнур, Насыйбуллина Рәзинә оештыра.  2013 нче елдан Чебенле авылы урынында Боерган-Чебенле Сабан туе берләштереп  уздырыла башлый.

Шулай ук Өлкәннәр көне, 1 Май – яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне һ.б. илебездә уздырылган башка  бәйрәмнәр авылыбызда матур итеп үткәрелә. Кул эшләре  осталарының күргәзмәләре оештырыла. Чигү-бәйләү осталары  Салихова Фәния, Миргасимова Асия, Галиева Гөлсинә,Әһлиева Гөлфия, Мулланурова Халисә, Сабирова Мөслимә, Салахова Мәхтүмә апаларның кул эшләре, Галимова Эльвираның картиналары, Нөркәева Алсуның сәйләннән үрелгән эшләре  күз явын алырлык матур, зәвыклы.

Авылның мәдәни тормышында авыл китапханәсенең роле зур. Китапханәдә 1981 нче елдан башлап  Салимова Флүзә Мирзанур кызы  авыл  халкына тугрылыклы хезмәт итә. Ул күп еллар авыл Сабантуйларын алып бара, хезмәт ветераннарын хөрмәтләү, Әһлиева Гөлфия апаның, Мәүҗиев Рафис абыйның китапларын тәкъдир итү кичәләрен, үзешчән композитор Әхмәтханов Рәстәм абыйның иҗат кичәләрен оештыра. Салимова Флүзә 2013 елдан ветераннар советы рәисе,  авылның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе  булып эшли башлый.  Китапханә каршында  “Ядкәр”(1997 ел)“ Яран гөл”(2011ел)  клублары эшли.”Яран гөл” клубы  әгъзалары “Орчык өмәсе” фольклор чыгышлары, мөнәҗәтләр белән авыл халкының күңелен яуладылар. 2014 елның 23 ноябрендә “Яран гөл” клубы әгъзалары  башкалабыз  Казанга  “Аулак өй” телевизион тапшыруына бардылар.

2014 елның  7 апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераны Фаттахов Кирам  ага вафат булды. Ул безнең Берлингача барып җиткән соңгы ветераныбыз иде. Сугыш толы Маһинур Мөхәммәтдин кызы Мөхәммәтдинова бүгенгесе көндә балалары һәм оныклары тәрбиясендә Минзәлә шәһәрендә яши. Аңа 99 яшь.

Мәчетебез эшләп тора. Авылыбызда көн саен азан тавышы яңгырый. Унлап авылыбыз картлары  мәчеткә намазга йөриләр. Аларга әкренләп яшьләр дә иярә.

Шулай ук  өлкән яшьтәге бер төркем хатын-кызлар да пәнҗешәмбе көнне мәчеткә кереп көръән укыйлар.

Ураза гаете, Корбан гаете кебек дини бәйрәмнәребез авылыбыз  аксакаллары тарафыннан зурлап үткәрелә. Корбан бәйрәмендә авыл халкының күбесе корбан  чала. 2013-2014 нче елларда Боерган  мәчетенә шәхси эшмәкәр Арсланов Айрат җитәкчелегендә ремонт ясала. 2013 елда мәчет урнашкан нигездән репрессия-ләнеп куылган һәм 1989 елда акланган Әхмәтҗан Сәфәргалин гаиләсе рухына  таш куела.

Җирле язучылар

2014 елда Чебенле авылы егете Хаҗиев Азат  Түбән Кама ГЭСы төзелү сәбәпле су астында калган (1979 ел)  туган авылы турында “Чебенле(Тойгузино) авылы татар язмышында”  исемле китап бастырып чыгара.

Шулай ук 2014 елда Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Чебенле авылы кызы Роза Мәүлиева- Шәехованың  “Күңелләрдә өмет” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

 

Истәлекле урыннар.
Кыз һәм егет тавы.

Боерган авылыннан ерак түгел Ык елгасы ага.Анда-биек тау,

аның исеме-Игәт.Игәт тавында гаҗәеп матур урыннар бар. Тауның биек урыныннан Кама аръягындагы Красный Бор авылы,елгада  йөзүче теплоходлар,калын урманнар һәм биек кызыл яр күренеп тора.

Игәтнең бөдрә каеннар белән әйләндереп алынган иң биек урыны

“Кыз тавы” дип атала.Алан җыены вакытында күрше авыллардан да яшьләр

шул тау түбәсенә җыелып күңел ача торган булганнар,һөнәрләрен күрсәткәннәр,үзләренә иш,яр сайлаганнар.

“Кыз тавы” итәгендә зур ком ташы астыннан бәреп чыккан “Изгеләр

Чишмәсе” өстендә бер кабер бар.Аны “Кыз кабере” дип йөртәләр.

Кама аръягындагы шуңа каршы биек тау өстендә-“Егет кабере.

Халык арасында хәзер дә бу ике кабер турында шагыйранә риваять

яши...Ярлы егет  һәм бай кызы бер-берсен яратыша.Бай,кызын ярлы егеткә бирергә теләмичә,егетне Кама аръягына кудыра.Кыз һәм егет ,ярату-сагышларга түзә алмыйча ,бер-берсен күрү теләге белән яшиләр. Тикике арада алкын сулы киң елга,болын-үзәннәр ята. Ләкин ике яшь йөрәк барыбер хәбәрләшү әмәлен таба.Бер үк вакытта сөю,мәхәббәт тулы йөрәк серләрен язып (ә бәлки бер-берсеннән башка яши алмагангадыр),җәягә тартылган ук аша юллыйлар.Атылган уклар туп-туры оча.

Ләкин ук-ук инде,Сөю илчесе вазифасы белән бергә үз бурычын да үти.

Егет белән кыз бер үк вакытта егылып җан бирәләр...

Ике биек яр бүген дә бер-берсен күреп,искән җилләр,очар кошлар аша сәламләшеп яши.Гашыйк йөрәкләрнең җаны булып күбәләкләр оча. Камада йөзүче теплоходларның моңсу гудогы аерылу сагышы турында сөйли.

Боерган авылы турында җыр да барлыкка килде.

Тәслимә Низами шигыре hәм көе

(“Мәдәни җомга” журналисты Рәсимә

Сибгатуллина соравы буенча язылды)

Елга-күлләр Чулман суның

Кочагына җыелган.

Тирә-күрше авылларны

Сыендырган Боерган.

Кушымта:

Дулкын,Чишмә моңнары да

Үзәкләрне өзәрлек.

Безнең Боерганда гына

Җан җылытыр гүзәллек.

Кушымта шул ук.

Кама аша күз кысыша

Егет тавы, кыз тавы.

Дулкыннарда кайнар сөю

Язмышлар сулкылдавы.

Кушымта шул ук.

Ижау, Идел, Ык кушылган

Игәт тау итәгендә.

hәркемнең үз утравы бар,

Бездә hәркемдә көймә.

Кушымта шул ук.

“Балам” дип эндәшә сыман

Әти утырткан таллар.

Сагынсам да сирәк кайтам,

Җанымда – сагыш- ярлар.

 

Таулар авылы

Таулар авылына 1805 нче   елларда нигез салына. Бу урынга  Актаныш ягыннан ике туган гаилә килеп урнаша. Еллар узу белән бу авыл 200 хуҗалыклы авылга әйләнә.Якындагы Игәт таулары янына урнашканга күрә Таулар дип исем бирелә. Тауларда-1929 нчы елда колхоз төзелә. 2004 нче елда Таулар авылы кешесе Рәис Габдуллин тарафыннан "Тарихың тирән, Тауларым" исемле китап басылып чыга.

Таулар авылында халык саны:  2009 нчы елда -103,2010-104, 2011-109, 2016-89, 2017-89, 2018-90 кеше исәпләнә.

Чебенле авылы 1810 нчы елда Чебенле авылына нигез салына, сазламыкта утырганга күрә Чебенле дип атап йөрткәннәр, соңрак бирегә Тойгузино исемле кеше килеп урнашканга Тойгузино дип атаганнар. Кама сусаклагычы төзелгәч, авылны су басу аркасында , 1976 нчы елда  Боерган авылына күчереп бетерәләр- авыл җир йөзеннән юкка чыга.

Туера авылына 1700 нче елда нигез салына.Туера авылы урынында вак имәнлек- туералык үскән булган, шуннан Туера дигән исем барлыкка килгән.2011 нче елда Туера авылында туып үскән Наилә Латыйпова "Балкып килер төсле бәхетем" дип аталган китап бастырып чыгара.

 Туера авылында халык саны: 2009 нчы елда -61, 2010-66, 2011-59, 2016-41, 2017-40, 2018-41кеше исәпләнә.

Колышка1638 нче елда нигез салынган. Турай авылыннанТылмачев, Каракузев,Курмашев дигән 3 карт, тау астыннан чыккан чишмә янында 3 йорт салалар.Коры урынны Корыш дип йөрткәннәр, тора бара ул Колыш исемле 70 хуҗалыклы авылга әверелә.1903 нче елда Колышта агач мәктәп салына, русча- татарча белем бирү үзәгенә Актаныш, Ворошилов, Минзәлә,Сарманнардан килеп белем алганнар.Колыш авылында 1931 нче елда  колхоз төзелә.

Колыш авылында халык саны:  2009 нчы ел-143,2010-141, 2011- 131 ,2016-117, 2017- 114 ,2018-114 кеше исәпләнә.

 Кулланылган әдәбият:

1.“Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше” җир өлешләре милекчеләре өчен кулланма,- 2004 ел,  Казан, Идел-Пресс.

2.М.Әхмәтҗанов “Нугай урдасы:татар халкының тарихи мирасы”, Казан,

3. Азат Хаҗиев “Чебенле(Тойгузино) авылы татар язмышында”,- Казан ,2013

4. Мәктәп музее материаллары

5. Авыл җирлеге буенча статистик мәгълүматлар

6. “Якты юл” Тукай районы газетасы материаллары

7. Авыл халкы истәлекләре

 

   

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International