Колхозга беркетелгән җирләр турында.
Дәүләт акты ( 183697 ) буенча мәңгелеккә файдалану өчен колхозга беркетелгән
Җир мәйданы -1910.62 9.03.1940 ел
җәмгыять җирләре (га) -1848.62 9.03.1940 ел
каралтылар өчен (га) -62000 8.10.1951 ел
Колхоз бирә Механикалаштыру училищесына бирелгән -63.60 га Министрлар Советының
3 май, 1957 елгы № 2666
карары нигезендә.
Агач эшкәртү комбинатын төзү өчен бирелгән- 10 га Министрлар Советының
16.03.57 ел карары буенча.
Җир мэйданы җәмгыять жирләре каралтылар өчен
4615.74 га 4506.41 га 109.33 га 25.11.1956 нчы ел
4512.14 га 4402.81 га 109.33 га 7.11.1957 нче ел
Печәнлек (га) -80.09
Көтүчелек (га) -83.58
Яшелчә бакчалары (га) -4.90
Яшелчә, җимеш бакчалары (га) -1.65
Җәмгыять каралтылары (га) -9.70
Әрәмәлекләр (га) -1.48
Югары Суык – Су авылы.
1768 нче елдан башлап булырга кирәк, хәзерге Югары Суык – Су авылы урынында берничә хуҗалык барлыкка килә. Мәскәүдән полковник дәрәҗәсендәге Максим Ильич ( аны Мәксүт ) дип йөрткәннәр. Югары Суык – Су авылы булачак урында тора башлый. Максим Ильичның 2 хатыны, 12 улы булган. ( Нәбибулла, Кәлимулла, Зәйнулла, Хәмидулла һ. б. ). Максим Ильич 110 яшендә вафат була. Кабере Югары Суык–Су зиратында. Ата кеше 6 улын Оренбург каласына җибәргән. Алар өчен хөкүмәткә акча түләп торырга кирәк булган. Максим Ильич үлгәч, түләүче булмый һәм уллары мещан булып калалар. Калган уллары Югары Суык – Су авылында яшиләр.
Максим Ильич үзе янына шушы тирәдәге татарларны чакырып китергән, авыл зурайган.
Авылда игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бодай, арпа, арыш, карабодай чәчкәннәр. Ат, сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе төрле булган. Байлар 3–4, урта хәллеләр 1–2 ат тоткан. Ярлыларның аты булмаган.
Югары Суык-Су еллар үткән саен зурая, үсә. Тирә-яктан күчеп килеп урнашалар. Мәсәлән, Мамадыш өязе Текәнеш авылыннан Насрый улы Гаптелкәрим килә. Ул муллалык итә. Җир үзләштерү күләме арта төшә.
1897 нче елда Рәсәйдә беренче тапкыр халык санын алу ( перепись ) үткәрелә. Кешеләр арасында ризасызлык куба. Сан алуның кайсы авыл, кайда укыган, кәсебе, элек кайда торган, бу авылга килеп күпме яшәгән кебек сорауларына җавап биргәндә, бу урыслаштыру өчен эшләнә икән дип уйлыйлар. Халык санын алырга килүчеләрне кыйныйлар. Заманасы өчен укымышлы кеше булган Шиһап хәзрәт халыкка халык саны алуның кирәкле чара икәнлеген аңлаткан. Бу фикергә урядник Галиулла да кушылган. Халык бу аңлатулардан канәгать калган, тынычланган. Хәсәншин фамилияле кеше Минзәлә шәһәрендә офицер булып хезмәт иткән булган. Ул авыл картлары исеменә хат язып җибәрә. Хатта мондый юллар була: “Сөекле картлар, һәрбер авылга гаскәр куелачак. Сез аларны хөрмәт итегез. Һичбер зарар булмас, әгәр кертмәсәгез, харап булырсыз”.
Халык аңлый. Югары Суык-Су авылында халык санын алу тыныч кына үтә. Гаскәр авылда куна, бер нәрсә дә булмый.
1898 нче елда 30 еллап муллалык иткән Шиһап хәзрәт вафат була. Мулла хезмәтен башкаруны Тәкмәк волосте Шепкәбаш авылыннан килгән Нәбиулла улы Хәйрулла дәвам итә. Ул балалар укыта. Халык аны ярата. Мәктәп булдыру буенча күп эш йөртә, һәм, авыл кешеләренең актив ярдәме белән, максатына ирешә. 1900 нчы елда Югары Суык-Суда 120 хуҗалык, 400 кеше була. 1905 нче елгы урыс-япон сугышына күп кеше алына. Исән әйләнеп кайтучыларга җир хәзерге арт урамнан бирелә. Ул урамны хәзер дә Маньчжур урамы дип йөртәләр. Урыс-япон сугышыннан исән-имин туган авылга кайтучыларның исемнәре билгеле. Хәмәтдин Газизов, Хәмидулла Сафиуллин, Арслангали Тимергалин Гыйбадуллин, Мостафа Мөстәкыймов, Гайфетдин Гыйбадуллин, Гата Мөстәкыймов алар.
1913 нче елда, Романовлар династиясенең патшалык итүенә 300 ел тулу уңаеннан, авыллар бәйрәм төсен ала. Мөгаллим Хәйрулла белән Фәхрулла хәзрәт шушы көннәрдә Алабуга шәһәрен күрергә баралар. Шәһәр бизәлгән, ашау-эчү, сый- хөрмәт мулдан, бүләкләр өләшенә.
1914 нче елда хөкүмәт тарафыннан мөселманнарга мәктәпләр салырга, китаплар, каләмнәр булдырырга дип әйтелә. Хәйрулла да авылга күп китап алып кайта.
1914 нче елгы беренче бөтендөнья сугышына да күп кеше алына. Империалистик сугышта катнашучылар: Асылгәрәй Гарифуллин, Гата Мөстәкыймов, Вәлиәхмәт, Нуриәхмәт, Шәмсәт Гайфетдиновлар, Әсәдулла, Гайнулла, Солтан Дәүләтовлар, Хәмәди Гыйльфанов, Зәки Шәрәфиев һәм башкалар – барысы 14 кеше.
Крестьяннарның күбесе, халык сүзе белән әйткәндә, “иңе җиде чабата, буе туксан чабата” зурлыктагы җирдә иген игеп көн күрә. Үстерелгән уңышның байтагы бурычларны түләүгә китә. Ул бурычларга гомер сәдакәсе килеп өстәлә (ун арба көлтәнең берсе муллага тиешле ). Агач сука, агач тырма белән эшкәртелгән җирдә уңыш гектарыннан уртача 5 – 5.5 центнердан артмый.
Октябрь рволюциясе була. Аннары гражданнар сугышы башлана. Бу сугышка Фатих Мөхәммәтшин, Арслангали Муллагалиев, Ямалетдин Җәләлетдинов, Әхмәтгали Мостафин, Шәмсәт Гавйфетдинов үз теләкләре белән китәләр.
Фронт якынлаша. Инде туп аткан тавышлар ишетелә. Шулай да аклар авылга зыян салмыйлар. Биредә Гайнелмөхәммәт Шиһабиевның уңай тәэсире булгандыр дип уйланыла. Чөнки ул акларда прапорщик булып хезмәт итә. Акларга әсир булып төшкән Арслангали Миңлегалиевны коткаруда булыша ул.
Минзәлә өязен аклар басып ала. Авылларга җәза отрядлары җибәрелә. Ул отрядлар совет власте яклыларны әзерлеклиләр. 1918 нче елның ноябрь аенда шундый отряд Чаллыга китә. Штабы сәүдәгәр Зайнетдинов өенә урнаша. Чаллы волосте башкарма комитеты рәисе Пётр Алексеевич Судаков отряд килүнең беренче көнендә үк атып үтерелә. Икмәк хәзерләү буенча агент В. М. Базин да шушы язмышка тап була.
1917 нче елда партячейка оеша. Аның секретаре Ярулла Алекин була. Партячейкада Миңнегәрәй Сагыйдуллин, Йосыф Якупов, Хәмәтҗан Таһиров, Нурхәмәт Искәндәров ( укытучы ) һәм Шәйхетдин Мөфтиев ( Түбән Суык-Судан ) член булып торалар.
1919 нчы елда комсомол ячейкасы төзелә. Аны волкомолдан килгән Зөфәр Кормашев оештыра. Заһит Вәлиуллин, Сәгыйрь Әхмәтшин, Хуҗи Шәрәфиев, Фәхразый Исмәгыйлов ячейканың беренче членннары булалар.
2007 нче елның декабрь аенда район архивыннан шул елларда Чаллы районы башкарма комитеты Пленумнары материалларына нигезләнеп, Югары Суыксу авылы тарихын Түбән Сыуксу урта мәктәбенең тәрбияче- оештыручысы, музей җитәкчесе Ялалова Фәйрүзә Файзылгаян кызы дәвам иттерде.
Шушы елларда а/с төзелә. Комсомоллар җитәкли. 1930 нчы елга кадәр Югары Суык-Су аерым хуҗалыкларны берләштерә.
---1919 нче елда- имам метрикәләрне яңа властька тапшыра, шундый фәрман бирелә.
---1920 нче елда- мәктәп шәкертләренә сынау булмый. Укытучы- Фәхрулла Сәлимгәрәй.
---1920 нче елда- Чаллы кантон булды. Уфада җыелыш була, метрикә урынына “Гаилә” дәфтәрләре бирелә.
---1921 нче елда- ачлык килә. Кеше күпләп кырыла. Архив әйберләрен карау башлана.
---1922 нче елда Фәхрулла белән Сәлимгәрәй Мөхәмәтьяров укыта. Дин сабагы юк. Дүрт фән укытыла.
---1923-1924 нче елларда Фәхрулла үзе һәм хатыны Разия дә укыта.
---1924 нче елда- Ихтияр авылы Мосабай Чаллы волосте була.
---1924-1926 нчы елларда Мөгаллим Фәхрулла Гөбәйди үзе генә укыта. Авыргач, хатыны Разия дәвам итә. Фәхрулла 20 ел укыта.
---1925 нче елда- икенче район Чаллы кантоны дип йөртелә башлый. Мәктәптә 19 бала укытыла. Башлангычларда дин дәресләре укытырга рөхсәт бирелә.
---1927 нче елда муллаларны, хезмәтче асраучыларны куу, әйберләрен сату башлана.
---1928 нче елда колхоз төзү фәрманы чыга.
---1929-30 нчы елларда колхозлашу тәмамлана.
1930 нчы елда Югары Суык-Су авылында “Югары Үрнәк” колхозы төзелә. Авыл советы урнаша. Югары Суык-Су авыл советы җирлегенә 3 колхоз карый: “Вахитов” ( Яңа Мусабай ), “Кызыл Татарстан” ( Куады ) һәм “Югары Үрнәк” (Югары Суык-Су үзе).
---Колхозчыларга икмәк хезмәт хакы исәбеннән бирелә башлый.
---Ат алу, эшкә җигү, үз мәнфәгатьләрендә куллану контрольдә тотылган. Аерым хуҗалыклар ат тотканнарар, төрле сәбәпләр тапканнар. Тик бу рөхсәт ителмәгән.
---Колхозга керүчеләрдән 1000 сум акча алынган.
1932 нче елда кулакларны, байларны, муллаларны илдән үк куу фәрманы чыга. Тиздән куа да башлыйлар.
1937 нче ел. Авыл советы секретаре Мавлявиев Кыямга РИК яхшы характеристика бирә.
1938 нче ел, 14 нче январь. Югары Суык-Суда сарыклар фермасы оештыру өчен 2 тапкыр районнан 500 әр сум акча бүленеп бирелә, сарык фермасы төзелә.
1938 нче ел, 30 нчы июнь. Югары Суык-Суның (“Югары Үрнәк”) иген эшкәртердәй җирләрендә биологик үлчәүләр үткәрәләр. Нәрсә чәчәргә яраклы җирләр билгеләнә.
Арыш – 274 га
Бодай – 115 га
Солы – 162 га
Бәрәңге – 25 га
Җи тен – 16 га.
1938 нче ел, 4 нче октябрь. Авылларда халык саны алу үткәрелә. Анда Сөләйманов Хөснемөхәммәт, Гарифуллин һәм Хөсәенов Барыйлар катнаша.
1939 нчы елның 7 нче февралендә үткәрелгән Чаллы РИК исполкомы Пленумында колхоз председателе Шайхутдинов Г., авыл советы председателе Асадуллин Нуруллалар катнаша. Укый – яза белмәүчелек белән көрәш ничек баруы турында чыгыш ясыйлар. Мәктәпкә йөрергә тиешле 9 белемсез булса, шуның 2 се укырга йөрми. 1 нче Майга аларны да йөртергә сүз бирәләр. РОНО мөдире Алексеевка да ярдәм итү йөкләнә.
1939 нчы елның 1 нче мартында колхоз һәм авыл советы председательләре өчен РИКта Пленум үткәрелә. Монда колхоз председателе – Гайфутдинов В. катнаша.
1940 нчы ел, 18 нче декабрь. РИК җыелышында культура – агарту эхшләрен карау куела. Авыл советы председателе Асадуллин Н. отчёт тота:
---Югары Суык-Су а/с бютжетны тулысынча үти. Культура – агарту эшләрен оештыру мероприятиеләрен үткәрүдә хәтта расходлау буенча арттырып үтәлә. (104%-105%)
---Югары Суык-Су буенча Верховный Советка, авыл советы җирлегенә сайлаулар буенча урыннарда яхшы эш оештыруы өчен избачитальня ( китапханә ) мөдире Минибаев мактап телгә алына.
1940 нчы елда Югары Суык-Су мәктәбе ачыла. 18709 сум акча тотыла.
1940 нчы елда юл төзү эшләре активлаша. Югары Суык-Су һәм Түбән Суык-Су бер – берсенә ярдәм итешеп, бирелгән планны арттырып үтиләр һәм РИКта макталалар.
1940 нчы ел, 8 нче декабрь, беркетмә № 1. Югары Суык-Су авыл советы башкарма комитеты җыелышында авыл советына округлар буенча депутатлар сайлана:
1 округ – Юнусова Мәрьям
2 округ – Шайхутдинов Л.
3 округ – Мубаракшина
4 округ – Сайфетдинов
5 округ – Шайхутдинов М.
6 округ – Мавлявиев В.
7 округ – Сафина
8 округ – Исмагилова М.
9 округ – Сахабиев М.
10 округ – Шарипов М.
11 округ – Сөләйманов Н.
12 округ – Султанов
13 округ – Низамова К.
14 округ – Мавлявиев Н.
Халык наказларын төрле өлкәдә уңышлы үтиләр, халык ычанычын яулыйлар.
1941 нче ел, 18 нче февраль. Авыл советы председателе һәм секретаре Асадуллин Н. һәм Мавлявиев К. биргән отчёттан күренгәнчә, исполкомда әгъза булып 5 кеше тора.
Совет депутатлары – 13: 5 се хатын – кыз
1 се партияле
2 се ВЛКСМ әгъзасы.
Югары Суык-Су а/с отчёты буенча өч авыл ( Югары Суык-Су, Куады, Яңа Мусабай ) мәктәпләре, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге тикшерелә.
1940 нчы елда – Югары Суык-Су Мусабай Куады
1. Хуҗалык: 136 62 124
2. Кеше саны: 594 312 544
3. Сайлаучылар: 252 122 243
Авыл советы депутаты – 9 ( 5 се хатын – кыз )
Партияле – 1
Комсомол – 2
Авыл советы каршында мәгариф, бюджет сәламәтлек саклау комиссияләре эшли. Аларга ярдәмгә 12 актив сайлана.
Сессияләрдә хайванчылык, кырчылык, финанс, хөкүмәт йөкләмәләре. Колхозда дисциплина торышы, совет бәйрәмнәре, жалобалар, гаризалар карау, юллар төзү, оештыру, эш планнары төзү һәм кабул итү, политагарту эшләре, укый – яза белмәүчелекне бетерү мәсьәләләре карала.
Мәктәпләр |
Аз укый-яза белүчеләр |
Укучылар |
Укытучылар |
Түгәрәкләр |
|
Югары Суык-су |
1/X гә 1/XI I гә |
15 9
|
115 |
6 |
Драма, зоотехника, сәяси, агротехника, алласызлар. |
Куады |
1/X гә 1/XI I гә |
23 14 |
85 |
|
Агротехник, зоотехник, драм, алласызлар, особнахим, сәяси, ПВХО, ГСО. |
Яңа Мусабай |
1/X гә 1/XI I гә |
27 24 |
72 |
|
Драм, агротехник, зоотехник. |
Халыкны матбугать тарату эшләрендә газета – журналлар алдыру да төп чарага әйләнәләр. Авыллар буенча ул елларда болай тора:
Матбугать исеме |
Югары Суык-Су |
Куады |
Яңа Мусабай |
Коммунизм байрак Яшь сталинчы Кызыл Татарстан Уку ударнигы Яшь ленинчы Чаян Азат хатын Пионер каләме Колхоз бригадиры Совет әдәбияты Центральный журнал Правда Ведомос Ведомость Верховный Совет |
42 3 11 4 10 1 2 1 5 -- 3 1 1 |
90 2 10 -- 1 -- -- -- -- 1 -- -- -- |
29 2 10 -- 21 1 -- 1 -- 1 -- -- -- |
1940 нчы елда 1 гектардан алынган уңыш – 7 ц 34 кг була.
Авыллар |
Чәчелгән мәйданнар га |
Уңыш |
1 га дан ц/гача (ц) |
Югары Суык-Су
Куады
Яңа Мусабай |
656.56
886.04
430.00 |
4819.14
3988
2454 |
7.34
4.5
5.70
|
1940 нчы, 1941 нче елларда ук Югары Суык-Су а/с буенча 3 колхозга да басуга ашламалар җыеп түгү планы бирелә. Планны үтәү бик авыр бара. 70% - 80% үтәүгә ирешәләр.
Югары Суык-Су Куады Яңа Мусабай
Көл 120 ц. 110 ц. 60 ц.
Тирес 2000 ц. 4800 ц. 119 ц.
Фикель җыю 20 ц. 192 ц. 90ц.
Кош тизәге 43 ц. 60 ц. 35 ц.
Торф -- -- --
Кумж -- -- --
Кар тоту -- 350 га 150 га
Белем алу, белем бирүдә бу елларда эш авыр бара.
Авыллар |
Башлангычларда |
V—VI I классларда |
Мәктәп буенча |
|||
|
өлгереш |
йөреш |
өлгереш |
йөреш |
өлгереш |
йөреш |
Югары Суык-Су
Яңа Мусабай
Куады
Түбән Суык-Су |
78%
81%
71.6%
66.2% |
92%
92%
92%
80.8% |
----
----
----
49.4% |
----
----
----
68.2% |
----
----
----
59% |
----
----
----
45.4%
|
Югары Суык-Су буенча Антонов А. 9 округта депутат була. 1940 нчы елның 1 нче январенда РККБга алына.
1941 нче Яр Чаллы районы башкарма комитеты утырышлары протоколларыннан күренгәнчә, районда 65 авыл советы исәпләнә.
1. Югары Суык-Су а/с буенча ( 3 колхоз буенса да ) доход, доход чыганаклы һәм малсыз хуҗалыклар исәпкә алынган.
Колхозлар |
Доход |
Доход бар |
Чыганаклы хуҗалык |
Малсызлар |
Колхоз председателе |
“Кызыл Татарстан”
“Вахитов”
“Югары Үрнәк”
|
7
7
7 |
33
40
33 |
---
---
95 |
110
---
--- |
Султанов
Исмагилова
Сайфутдинов |
2. 1941 нче елның 1 нче сентябрендә а/с председателе Асадуллин Н. сугышка алына. Аның урынына Исмагилова сайлана.
3. Укытучылар дәрес калдыручыларның өйләренә баралар, сәбәпләрен ачыклыйлар.
Мәктәп колхоз, сельпо аркылы укучыларга кирәкле өс киеме, аяк киеме бүлүгә һәм бирүгә ирешә.
Дәрескә йөрешнең түбән булуы балаларның колхозга күпләп һәм ныклап ярдәм итүгә күп вакыт сарыф итүләре белән аңлатыла.
1940 нчы елда авыл хуҗалыгына азык – төлек җыеп тапшыруда балаларның өлеше зур. 13 колхоз 100% белән тапшыруга ирешә.
1941 нче елда тырышлык бигрәк тә сизелә, чөнки 28 колхоз 100% тапшыруга ирешә.
1942 нче ел.
---Югары Суык-Су авылында дуңгыз, чебеш асрау башлана. Фуражга алыштырып, Авлаштан 25 дуңгыз, Бордыдан 200 баш кош алалар.
---Югары Суык-Су һәм Түбән Суык-Су а/с спирт эшләү заводына бәрәңге тапшыруда катнашалар.
1942 нче елның 16 нчы сентябрендә район башкарма комитеты РИК председателе “Фронтка!” исеме астында 10 көнлек декада эшләре буенча нәтиҗә ясый. Югары Суык-Су а/с председателе Мазитов һәм колхоз председателе Ахметовны уңыш җыю, зябька сөрү, икмәк сату буенча план үтәгәннәре өчен мактап үтә: “Алар игенне 9 нчы сентябрьгә кадәр җыеп тапшырдылар, еллык икмәк тапшыруны 82% ка үтәделәр дә”,-ди.
---“Фронтка!” дип атап продукция җыеп озату эшенә шәхси хуҗалыклар, колхозчылар, колхозлар кушылып китә. Алар сөт, эремчек – брынза, йон, йомырка җыю планы үтәүдә катнашалар. Сугышка китүчеләр күп булганлыктан, планны үтәү куркыныч астында кала. Ләкин халык бөтен көчен куеп планны үтәргә тырыша. Тыл да чын хезмәт фронтына әйләнә.
---Юллар төзү эше дә дәвам итә. Һәр кеше 6 шар көн булышырга тиеш була. 100 км. арадагы юлны бүлешеп карап та тору кирәк була.
---Урманда агач кисү, утын әзерләүдә катнашалар.
---Сугыштан имгәнеп кайтучыларның һәм китүчеләрнең дә гаиләләренә кайгырту эшләре алып барыла. Күп балалы гаиләләргә 2000 шәр сум пособиеләр бирелә. Бу эшләрсугыш баруга, кыенлыкларның никадәр чиксез авыр икәнлегенә карамыйча сугыш еллары буена бирелә
В 1934 году в деревне Верхние Суык-Су по инициативе местного учителя Сулейманова Хуснумухамеда Хуснумухаметовича (заслуженного учителя Татарстана) была построена школа, в которой были учебные классы, учительская комната, столовая, огромный спортивный зал, музейная комната и хозяйственная часть.
В 1979 году школа была закрыта. Это было связано с тем, что в городе Набережные Челны началась всесоюзная стройка КамАЗ. И молодёжь стала перебираться в город.
В1991 году школа вновь открыла двери. Но уже в новом виде. Здание старой школы перенесли в центр села и под одной крышей поселились школа и медпункт. В данной школе работают опытные педагоги: внучка основателя школы Сулейманова Х. Х. – учитель – методист Агзамова Г. А. и учитель – методист Шамсиева Л. Р.
Агзамова Гульшат Авгановна – педагог с высшим образованием. Учитель 1 категории, общий педагогический стаж – 22 года. В течении многих лет выполняет работу по руководству начальной малокомплектной школой, успешно сочетая педагогическую деятельность с хозяйственной. Она имеет высокий уровень профессиональной компетенции.
Шамсиева Лилия Рифкатовна – педагог с 7 летним стажем, образование высшее, имеет 1 квалификационную категорию. Умело владеет методикой анализа учебно-воспитательной работы. Создаёт благоприятные условия личности. Раскрывает её творческие возможности.
Педагоги работают над проблемной темой «Развитие техники чтения у учащихся начальных классов». Они внедряют элементы новых технологий обучения. Прежде всего обращают внимание на коммуникативную направленность урока, усиления
Куады авылы.
Казан татарлары хәзерге Бәтке авылы янына урыслар белән аралашып утырганнар. Тормыш барышында урыслар татарларны куып җибәргәннәр. Татарлар хәзерге Суык-Су, Куады авыллары урнашкан җирләргә килеп төшкәннәр. Куады авылының исеме “Куаланган-куылган сүзеннән килеп чыккан.
Бу урыннар каен, усак, өрәнге, имән, җирек, карама агачларыннан торган катнаш урманнар белән капланган булган. Хәзер авыл уртасыннан ага торган елганың ярлары әле ясалмаган, су юлы уйсу тигезлек аша үткән. Авылның түбән очына сазлык килеп терәлгән. Ул урынга бер йорт та салынмаган. Кешеләр тора-бара сазлыкны киптергәннәр, өйләр төзегәннәр, хуҗалык булдырганнар.
Авылда байлар, урта хәлле һәм ярлы крестьяннар яшәгән. Ярлыларның хәле авыр булган. Авыл байлары Афзал, Шәрифулла, Мөхәммәтша аларны үзләренә эшләткәннәр. Байларның да төрлесе яшәгән. Кайберләре кеше хезмәтеннән файдаланган. Мәликә апаның әтисе Исмәгыйль абый Хәсән байда ялчы булып торган. Ә Мөхәммәтҗан бай үз гаиләсе белән тырышып баеган, бер ялчы да тотмаган.
1926 нчы елда авылда мәктәп ачыла. Аның беренче укытучысы Хөснехәммәт Сөләйманов була.
1930 нчы елларда Куады крестьяннары колхозга берләшәләр һәм исемен “Кызыл Татарстан” дип атыйлар. Ибрай Нуриев колхозның беренче рәисе булган. Кыям Мәүләвиев авыл Советы рәисе була.
Колхозга трактор кайта. Галимҗан Шәйхиев һәм Фатих Хәмидуллин беренче тракторчылар булалар.
3 колхоз “Партизан”, “Вахитов”, “Яңа Үрнәк” колхозлары Югары Суык-Су авыл советына карыйлар. Колхозчылар бөтен сораулар белән дә авыл советына мөрәҗәгать итәләр.
1952 нче елда “Партизан” (Маҗын авылы) колхозы кушыла.
1957 нче елда “Кызыл Татарстан”, “Сталин” исемендәге колхозга берләшә.
Чаллы районы башкарма комитеты
Пленумнарыннан язмалар:
1939 нчы ел, 8 нче февраль. Колхоз, а/с председательләре һәм районның предприятие хуҗалары, (Куады) “Кызыл Татарстан” колхозы председателе Ямалов һәм бригадиры Салагаевлар катнаша. 38, 39, 40 нчы елларда колхозларның эшчәнлеге, балалар бакчалары оештыру мәсьәләләре карала.
1940 нчы ел, 22 нче декабрь.
--Куады юл төзү эшләре бригадиры Фасхиев “Сталин” колхозын ярышка чакыра.
--Күп балалы аналарга 2000 шәр сум пособиеләр бирелә башлый.
Бу елда: хуҗалыклар саны – 124
кеше саны – 544
сайлаучылар – 243 исәпләнә.
--Мәктәптә түбәндәге түгәрәкләр эшли:
зоотехника, агротехника, алласызлар, сәяси, ПВХО, ГСО, МОпр, особнахим.
--Укый – яза белмәүчеләр 23 тән 14 кә генә кала, укучылар – 85 бала. 92% йөреш, 71% өлгереш бирәләр.
--Куады халкы түбәндәге газета – журналларны алдыра:
Комм унизм байрагы – 90
Яшь сталинчы – 2
Кызыл Татарстан – 1
Совет әдәбияты – 1
--Куады басуларында – 886,04 га җирдә иген чәчелә, 3988 ц уңыш алына,
уртача 1 га дан 4,5 ц чыга.
--1940 – 1941 нче елларда басу ашлауга бирелгән план да авырлык белән үтәлә. Техника, эшче куллар җитмәү үзен бик нык сиздерә.
Тирес түгү – 4800 ц.
Көл җыю – 110 ц.
Фикаль җыю – 192 ц.
Кош тизәге – 60 ц.
Торф – --
Кумж – --
Кар тоту – 350 ц.
Үтәлеш һәр төре буенча 30% - 83% тәшкил итә.
1942 нче елда иген чәчү авыр бара.
--“Кызыл Татарстан” колхозында 8 культиватор, 1 тукландыру агрегаты һәм 20 кул кәтмәне (мәтыгы) әзерләнә. Кышка 360 га чәчү карала.
--Колхоз җирлегендә 7 доход бирүче, доход чыганаклы 33, малсыз 110 хуҗалык була. Колхоз председателе Султанов сугышка алына.
--Мәктәптә мохтаҗ балаларга колхоз, сельпо аркылы киемнәр бүленә, өләшенә.
--Яшелчә үстерү, ит җитештерү һәм сату планнарын үтәү дә авыр бара.
--Колхозлар үзара ярдәмләшәләр. Куады Калиниковкадан 10 дуңгыз ала, аның урынына фураж бирә.
--Югары Суык-Су а/с на караганга күрә, бирелгән бәрәңге сату планын үтәүдә Куады да актив катнаша. Бәрәңгене спирт заводына тапшыралар.
1942 нче ел, 16 нчы сентябрь. Колхоз председателе Ямалов көзге урып – җыю, иген сату, зябька сөрү эшләрен уңышлы үтәве өчен мактала.
Яңа Мусабай авылы
Яңа Мусабай авылы 1913 нче елда Өфө губернасы Минзәлә өязе Указы нигезендә төзелә. Авыл халкы тирә як авылларыннан күчеп килгән кешеләр хисабына арта. Бу авылның төп халкы Сарман районының Иске Мусабай, Иштирәк авыллары кешеләре була.
1924 нче елда (Ихтияр авылы?) Мусабай Чаллы волостенә керә.
1929 нчы елда Яңа Мусабай авылында “Вахитов” исемендә колхоз төзелә.
1952 нче елда колхоз “Югары үрнәк” колхозына (Югары Суык – Су) кушыла.
1958 нче елда “Югары үрнәк” колхозы составында “Сталин” колхозына кушыла.
1961 нче елда биш авылны берләштергән колхоз “Коммунизм” исемен йортә башлый.
Совет власте еллары кешеләрнең тормышына зур үзгәрешләр алып килә. Колхоз төзелү, күмәк эшләр, тамак туйдыру өчен күп хезмәт кую, хезмәт көненә ашлык алу, мал асрап көн күрү мөмкинчелеге туу; трактор, машиналар кайту, аларны җегәрләүчеләрнең илһамланып басу киңлекләрен үзләренә буйсындырулары, мул иген үстерүләре, малчылык, үсемчелек, кошчылык белән шөгыльләнүләре колхозның гына түгел, ә кешеләрнең дә тормышын мәгънәле иткән, алга таба өмет уяткан. Көннән – көн матурлана барган тормыш авыл халкының көн итмешен җиңеләйткән.
Матур тормышның тәмен тату халыкка фашистларга каршы сугышта да илне саклап калырга көч биргән. Авылдан киткән .........ир – егет яу кырында, киләчәк буыннарны яклап, башын салган, ..... се генә исән сау кайткан.
Сугыштан соң исән - сау кайткан ир – атлар тормышны аякка бастыруда фидакарьләрчә хезмәт куялар.
Исемнәрен мәңгеләштерерлек, авыл тарихы битләренә язып калдырырлык авыл алдынгылары, булдыклылары бик күпкә мөһим .
Маҗын авылы.
Маҗын моннан 150-200 еллар элек барлыкка килгән. Биредә элегрәк чирмешләр яшәгән. Алар акрынлап бу җирдән күчеп киткәннәр. Иделнең аргы ягыннан керәшен татарлары күчеп утырган.
Авылның исеме турында төрле фикерләр бар. Беренче – бирегә беренче булып килеп урнашкан кешенең исеме Маҗын булган. Икенчесе – бу сүз чирмешләрнең нинди дә булса атамалары булган, диләр. Кайберәүләр исә Бондюг ягында Маҗын – Мной авылы булган, кешеләр шуннан күчеп килгәннәр, диләр.
Авыл акрынлап зурая. Ачлык елларында булса кирәк, кыргызлар күчеп килә. Аверьяновларны, шуңа нигезләптер инде, “кыргыз” дип йөртәләр.
Маҗын авылы табигатьнең матур урынына урнашкан. Таулар, тау битләрендәге җимеш куаклары, җиләклекләр, калын үләнле печәнлекләр, көмеш сулы чишмәләр.
Авыл кешеләре яуларда катнашкан, байтагы шунда башларын салган. Константин Федоров ( 1894 нче елгы ) беренче империалистик сугышта катнашкан. Аның туганы Кузьма Федоров патша армиясе офицеры. Ул сугышта була.
1930 нчы елларда колхозлашу тәмамлана. Колхозны “Партизан” дип атыйлар. Беренче колхоз председателе итеп Шәрәфиев Әкъмәл сайлана.
Бөек Ватан сугышына авылдан 46 кеше китә. 18 е генә әйләнеп кайта, 28 кеше яу кырларында мәңгегә ятып кала.
1952 нче елда колхоз “Кызыл Татарстан” колхозына кушыла . Югары Суык-Су авыл советына карый.
1958 нче елда “Сталин” колхозына кушылалар
1972 нче елда янгын чыгып, 30 хуҗалык янып бетә. Колхоз, авыл һәм район кешеләре ярдәм итәләр. Кешеләр яңа йортлар җиткереп чыгалар. Яңа Маҗын авылы барлыкка килә.
Яңа Мусабай авылы
Яңа Мусабай авылы 1913 нче елда Өфө губернасы Минзәлә өязе Указы нигезендә төзелә. Авыл халкы тирә як авылларыннан күчеп килгән кешеләр хисабына арта. Бу авылның төп халкы Сарман районының Иске Мусабай, Иштирәк авыллары кешеләре була.
1924 нче елда (Ихтияр авылы?) Мусабай Чаллы волостенә керә.
1929 нчы елда Яңа Мусабай авылында “Вахитов” исемендә колхоз төзелә.
1952 нче елда колхоз “Югары үрнәк” колхозына (Югары Суык – Су) кушыла.
1958 нче елда “Югары үрнәк” колхозы составында “Сталин” колхозына кушыла.
1961 нче елда биш авылны берләштергән колхоз “Коммунизм” исемен йортә башлый.
Совет власте еллары кешеләрнең тормышына зур үзгәрешләр алып килә. Колхоз төзелү, күмәк эшләр, тамак туйдыру өчен күп хезмәт кую, хезмәт көненә ашлык алу, мал асрап көн күрү мөмкинчелеге туу; трактор, машиналар кайту, аларны җегәрләүчеләрнең илһамланып басу киңлекләрен үзләренә буйсындырулары, мул иген үстерүләре, малчылык, үсемчелек, кошчылык белән шөгыльләнүләре колхозның гына түгел, ә кешеләрнең дә тормышын мәгънәле иткән, алга таба өмет уяткан. Көннән – көн матурлана барган тормыш авыл халкының көн итмешен җиңеләйткән.
Түбән Суык – Су авылы
Авыл уртасыннан ярлары инде шактый тирәнәйгән инеш ага. Аңа Югары Суык–Су, Куады, Маҗын авыллары аша килә торган кечкенә кушылдыклар тоташа.
Авыл тарихы вакыйгаларга шактый бай. Түбән Суык–Су барлыкка килгәнче, хәзерге Маҗын авылы урынында, чирмешләр яшәгән. Ләкин алар тормыш авырлыгыннанмы, китеп беткәннәр. Хәзерге Түбән Суык-Су урынына, су буендагы борылмага бер урыс йорт сала, шунда урыс авылы булуын тели. Милли дошманлык көчле булу сәбәпле, Югары Суык–Судан татарлар килеп, аның йортын яндыралар, хуҗасын куып җибәрәләр.
Кабаттан урыслар килеп нигезләнү куркынычы булганлыктан, Югары Суык-Су авылы икегә бүленә. Суык сулы инешнең агым уңаеннан түбән өлешенә урнашканга күрә, авылның исемен Түбән Суык–Су дип атыйлар. Авылга беренче булып Мәксут исемле кешенең уллары Солтан, Габидулла, Нәбиулла күчеп урнашалар.
Түбән Суык–Суда колхоз 1929 нчы елда төзелә. Хуҗалыкка “Кызыл су” дип исем кушыла. Барый Шәрәфетдиновны беренче рәис итеп сайлыйлар. Күмәкләшкән хуҗалык беренче елны “Коммуна” дип йөртелә. Аның бер ургычы, бер ашлык сугу машинасы, 20 аты, 10 сабаны, 5 агач тырмасы була.
1930 нчы елда бөтен авыл күмәк хуҗалыкка берләшә. Колхоз үсә. Җир эшләрен башкару акрынлап “тимер ат”лар иңсәсенә күчерелә. Хуҗалыкта яхшы сортлы бөртекле ашлык үстереп, 7 районны шул ашлык белән тәэмин иткән өчен колхозга Сталин исеме бирелә. Колхоз 1938 – 1954 нче елларда шушы исем белән йөртелә.
Бөек Ватан сугышы авылның үсешен тоткарлый. Сугышка 180 гә якын ир-ат китә. Аларның 80 е авылга кире әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 26 еллыгын билгеләп үтү көнендә ил азатлыгы хакына сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлеген мәңгеләштерү өчен һәйкәл төзелде ( 1971 ).
Тылдагыларга җиңел булмады сугыш елларында. Бөтен эш хатын–кызларга, карт–корыларга, бала–чагаларга калды. Сугыш башында ук оборона фонды булдыру хәрәкәте җәелдерелде. Авыл халкы ул фондка акчаларын яки эш хакларының бер өлешен биреп барды. Сугышчылар өчен кыска тун, киез итек, бияләй, телогрейка җыелды. 1942–1944 нче елларда танк колонналары, авиаэскадрильялар төзү өчен акча җыеп тапшырылды.
Ул елларда көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган хатын-кызларны күпләп санарга мөмкин.
Түбән Суык-Су авыл советы.
1938 нче ел, 4 нче октябрь. Халык санын алу башлана. Түбән Суык-Суда Тазетдинов Миргаҗәм, Шайдуллин Рәшитләр катнаша.
1938 нче ел. РОНО, авыл советы һәм мәктәп, избачларның өлкәннәр һәм яшьләр арасында аз укый – яза белүчеләрнең белемен күтәрү буенча укулар оештырырга кушыла.
--Авыл советы председателе Сафиуллин Зәки, колхоз председателе мәктәп директорларына авылда балалар яслесе оештыру йөкләнә.
1939 нчы ел.
--а/с председателе – Хакимуллин Гильмулла,
--секретарь – Ахметшин Нури Ахметшович. Ул 1935 нче елдан секретарь булып эшли. Эшен яхшы башкара. Үзенә РИК, эшендә яхшы эшләвен белдереп, уңай характеристика бирә.
1940 нчы ел. А/с председателе Хакимуллин үзенең отчётында а/с буенча 30,588 сум доход кертелүен, расходлануын әйтә.
1940 нчы елда урта мәктәпләр ачылу сәбәпле, Түбән Суык-Су а/с буенча 18709 сум, Югары Суык-Су а/с буенча 12251 сум – аз күләмдәге акча доходка керә һәм расходлана.
1940 нчы ел, 21 октябрь. Түбән Суык-Су а/с секретаре Сафиуллин Н. алыштырыла. Аның урынына Гайсин Х. Г. куела. Ул вакытта була:
--исполкомда әгъзалар – 3
--совет депутатлары – 10
--шулардан партияле – 1
--ВЛКСМ әгъзасы – 3
Авыл советы каршында мәгариф, бюджет, сәламәтлек саклау комиссияләре эшли. Аларга ярдәмгә 12 актив сайлана.
Авыл советы колхозның барлык эшләрен: язгы, җәйге, көзге кыр эшләрен оештыруда зур җаваплылык тотып булыша.
1941 нче ел, 14 нче январь. Түбән Суык-Су а/с башкарма комитетының председателе һәм 24 нче округ депутаты Сафиуллин З. отчёт тота.
--Түбән Суык-Су избачларның уңыш җыю чорында политагарту эшләре актив җәелдереп җибәрүләре турында РИКта мактап искә алалар.
--Юл төзү эшләрендә Югары Суык-Су һәм Түбән Суык-Су бригадалары җиткерелгән планны тырышып үтиләр, бер – берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Бу турыда РИК Пленумында, еллык отчётта искә алына.
--Районда 65 авыл советы исәпләнә.
--Түбән Суык-Су а/с һәм “Кызыл Октябрь” колхозы буенча доход бирүче 7 һәм доход чыганагы бар хуҗалыклар 40 исәпләнә.
--А/с депутатлары – 3, 9 актив эшли. Культура агартуда 13 кеше исәпләнә. Шуларның 5 се хатын – кыз. 3 комиссия эшли: бюджет, культура, агарту.
1941 нче ел, 24 нче декабрь. А/с председателе Гайсин К. сугышка алына. Ахметшин Н. ( ВЛКСМ әгъзасы) куела. Ярдәмчесе итеп Валиева И. кала.
--Урман кисү эшләре башлана. Кешеләрне лесхозга сугыш өчен утын хәзерләргә җибәрәләр.
--
1941 нче ел. Сафиуллина а/с председателе булып кала. Валиева китә.
--Райондагы 4 ясленең берсе Түбән Суык-Суда була.
--А/с колхозның ит планын үти алмый.
1942 нче ел, 5 декабрь. А/с председателе – Мустафин, секретаре – Сафиуллиналар эшли.
--Түбән Суык-Су спирт заводына спирт өчен бәрәңге тапшыру планын үтәүдә зур тырышлык сала.
1942 нче ел, 16 нчы сентябрь. Район советында а/с, колхоз председательләре җыелышында РИК председателе “Фронтка!”10 көнлеге декадасы эшләре нәтиҗәсен игълан итә. Уңыш җыю, сөрү, икмәк сату буенча план үтәгәннәре өчен “Сталин” колхозының да уңышлы эшләүләре билгеләнеп үтелә.
--“Фронтка!” дип атап продукция җыеп озату эшенә шәхси хуҗалыклар, колхозчылар, колхозлар кушылып китә. Алар сөт, эремчек – брынза, йон, йомырка җыю планы үтәүдә катнашалар. Сугышка китүчеләр күп булганлыктан, планны үтәү куркыныч астында кала. Ләкин халык бөтен көчен куеп планны үтәргә тырыша. Тыл да чын хезмәт фронтына әйләнә.
--Юллар төзү эше дә дәвам итә. А/советының бөтен комиссияләре буенча, юллар төзү буенча һәр җаваплы кеше үз участогы өчен җавап бирә, тәрбияләп тота. Һәр кеше 6 шар көн булышырга тиеш була. 100 км арадагы юлны бүлешеп тә карап тору кирәк була. Урманда агач кисү, утын әзерләүдә катнашалар.
--Сугыштан имгәнеп кайтучыларның һәм китүчеләрнең гаиләләрен кайгырту эшләре алып барыла.
Бөтен җитешсезлекләр бетерелә. Укый – яза белмәүчелек белән көрәш тәмамлана. Планнар үтәлә башлый. Гомуми сугышчан белем бирү тәмамлана. ПВХО нормаларын район буенча 465 кеше биреп чыга.
--Күп балалы аналар ачыклана.Районнан пособиеләр бирелә башлый (2000 күләмендәге). Бу эшләр сугыш баруга, кыенлыкларның никадәр чиксез авыр икәнлегенә карамыйча сугыш еллары буена бирелә.
1918 нче елларда авылларда авыл советлары төзелә.
1935 нче елда авыл советы председателе – Сафиуллин Зәки.
Секретаре – Ахметшин Нури Ахметшович.
1938 нче елда секретаре – Сафиуллин Нәбиулла.
1939 нчы елда авыл советы председателе – Хакимуллин Гильмулла.
1940 нчы елда секретаре – Хакимуллин Гильмулла.
Сафиуллин Н. урынына секретарь – Гайсин Х. Г. куела.
1941 нче елда Сафиуллин З. ( колхоз председ. ) һәм Гайсин Х. Г. сугышка китәләр.
Авыл советы председате – Сафиуллина кала.
Секретаре – Валиева була.
1942 нче елда Мустафин Әхмәт эшли.
Сафиуллина – секретарь.
1943 – 1956 нчы еллар:
Ахметзянов Нәкыйп.
Сабанаев ( Түбән Кама ).
Хамитов Гыйләҗи.
1956 нчы ел. Хаҗиев М. – авыл советы председателе.
1958 нче ел . Мавлявиева М. – авыл советы председателе.
1963 нче ел. Ахметова Наҗия – авыл советы председателе.
1967 нче ел. Ахметзянов Нәкыйп – авыл советы председателе.
1969 нчы ел. Гыйззатуллин Хәниф Файзылхапович – авыл советы председателе.
1973 - 1979еллар - Хазиев Я. – авыл советы председателе.
1979 – 1995 еллар - авыл советы председателе Мустафин Васил Сафич.
секретарь Сафиуллина Люция
1995 – 2003 еллар - авыл советы председателе Фарсыев Фирдинанд Ягудович.
Гайсина Сирина – секретарь, Сөләймәнова Люция, Гарипова Фарида – баш
хисапчылар..
2004 – 20...еллар - авыл советы председателе Ягъфаров Хәсән Гумерович .
Хисапчылар: Гарипова Фәридә, Хайруллина Миләүшә, секретарь – Гайсина Сирина;
Хисапчы Вазиева Л., секретарь –Ахунова Г.Р.
Түбән Суык-Су авылы.
Колхоз “Кызыл – Су”.
Беренче артельне оештыручы Гарайшин Хөсәен була.
Колхоз йорты күпергә каршы якта түбәнлектә урнаша. Кулаклар йортыннан салынган була.
1930 нчы ел. Беренче колхоз төзелә, колхоз председателе Шарафиев Барый була.
1931 нче ел. Гайсин Х. – колхоз председателе. 1932 нче елдан колхозның счетоводы. 1940 нчы елда авыл советы секретаре булып күчә.
1932 нче елдан Гайфетдинов а/с председателе? ------------------
1939 нчы елдан башлап колхоз “Сталин” дип атала башлый.
1939 нчы ел. Сафиуллин Зәки – колхоз председателе. 1941 нче елда сугышка китә.
1941 нче ел. Сафиуллин Заһид – колхоз председателе. 1942 нче елда сугышка китә.
1942 нче ел. Валиахметов Исмәгыйл – колхоз председателе.
1942 нче ел, 5 нче декабрь. Мазитов Ш. – колхоз председателе.
1946 нчы ел. Миннибаев – председательлектән төшерелә. Аның урынына Гарайшин Фахрулла куела.
1956 – 1957 нче еллар. Хазиев Л. – колхоз председателе.
Хазиев Шәмселәхмәт – баш хисапчы.
1958 – 1961 нче еллар. Хамитов Гыйлаҗиян – колхоз председателе.
1961 нче елдан колхоз “Коммунизм” дип атала башлый.
1962 – 1966 нче еллар. Давлетшин Алмас – колхоз председателе.
1967 – 1986 нче еллар. Юнысов мөнәвир Юнысович – колхоз председателе.
Баш хисапчы – Валишина Зәйнәп (1974 нче елдан).
1986 – 2005 нче еллар. Кадыров Рафаэл Габднурович – колхоз председателе.
1996 нчы ел, 26 нчы июнь, ПК “Суык-Су” дип атала.
2005 нче елдан ОАО Корпорация ПК “Суык-Су” дип атала. Җитәкчесе – Салахов Айдар.
2006 нчы елдан ОАҖ “Тукай азык – төлек корпорациясе + “. Җитәкчесе Вахит Ш.Ш.
Соңгы яңарту: 2013 елның 8 апреле, 10:48