Иштирәк авыл тарихы

Иштирәк авылы һәм авыл Советы җирләре административ территориаль яктан  Татарстан Республикасының Тукай районына карый. Авыл Тимерсу елгасы (Зәй елгасы бассейны)коючы Авлаш елгасы буена урнашкан.

Безнең авылның тарихы бик бай. Иштирәк авылының үткәне гаҗәеп кызыклы! Революциягә кадәр монда ике авыл яшәгән. Берсенең исеме Кыргыз – Каракалпак, икенчесе Иштирәк. Уфа губернасы картасында да шул күрсәтелгән. Ул 1901 елда ясалган һәм хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәр музеенда саклана. Элгәре Кыргыз – Каркалпак авылында 3 кенә гаилә яшәгән. XVIII гасыр башында Каракалпакстаннан качып киткән, 11 кешедән торган кабилә була. Алар арасыннанОкат бабай 110 яшькә кадәр яшәп 1904 елда үлә. Ике авыл халкы озак еллар буе бер-берсе белән аралашмый, һәм алар арасында кыз бирү һәм өйләнү йолалары булмый. Ә мондагы татарлар бу урынга инде XVI гасырда ук күчеп килә. Алар явыз Иван һөҗүменнән качып киләләр (чукынмыйлар). Еллар үтә һәм утызынчы елларда авыл Иштирәк дигән бер исем белән атала башлый. Республикада һәм якын тирәдә беренче булып монда “Трактор” колхозы оеша. Бу исем белән 1930 елда район газетасы чыга башлый. Газетаның редакторы булып язучы Нур Баян эшли.

Шулай ук XIX гасырда Иштирәктә бакыр эретү заводы була.

Революция һәм гражданнар сугышы елларыннан соң, авылда шактый үзгәрешләр була. Бу якларда гражданнар сугышы 1919 елга кадәр бара. Бик авыр еллар була бу чор. 1921 елгы ачлыкта авыл халкы бик нык кырыла. Ата –аналар ачлыктан кырылган балалар өчен Иштирәк авылында ятимнәр йорты оештырыла. Биредәге балалар өчен Америкадан җибәрелгән азык-төлеккә паек бирелә. Алар өчен ипи пешерелә. Ләкин балалар арасында тиф авыруы тарала, көненә 4-5 бала үлә башлый. Бу ятимнәр йортында шушы авылдан Муса абый да яши. Әтиләре Исмагыйлев Юныс Афанаста (Түбән Кама районы) волость секретаре булып эшләп тифтан үлеп китә. Әниләре биш бала белән ялгыз кала. Коточкыч ачлык башлана. Әниләре атларын 1 капчык ярмага сатып җибәрә. Ашарга берни калмагач, 2 баласын ятимнәр йортына бирә. Мондый язмышка дучар булган семьялар бик күп була. Тиф авыруына каршы көрәшә алмау сәбәпле, авылдагы ятимнәр йортын тараталар. Балаларны Яр Чаллыга алып китеп, военкомат йортына урнаштыралар. Аларны чит илгә озатырга исемлек төзелә. Исемлектә абыйсы белән Муса абый да була. Чит илдән китүдән баш тартып, алар таң алдыннан качалар, авылга кайталар. 1921 нче елда авылда 7 кеше үтерелә. Байлар коткасына бирелгән кешеләр Минзәләдән ат урлап кайталар. Тикшерүчеләр Гыймранов Ситдык йортыннан ит табалар. Ситдык кача. Аны таба алмагач ачудан хатынын үтерәләр. Мостафин Хасанша, “Исән калдырыгыз” дип ялынуга карамастан, тереләй күмелә. Шаймарданов Хадинең сеңлесенең каз урлауда гаепләп кыйнап үтерәләр. Урманнан рөхсәтсез утын алучыларга да шулай ук каты чаралар күрелә. Шушындый болганчык вакыйгалар беллән  авыл 1928 елларга килеп җитә. 1928 елда, колхозлашу алдыннан авылда машинное товарищество төзелә. Аның 11 члены булып алар арасында тимерче Магдануров Җиһанша, Ризванов Шакир, Туктаров Сабир, Исмагилов Гайсә һәм башкалар бара иде. Аның җитәкчесе Мансуров Газиз була. Мансуров Газиз авылда элек-электән русча укый белгән, алдынгы фикер ияле кеше була, тырышлыгы, җитезлеге белән аерылып тора. Иштирәк авылының тау битләре буйлап алмагач бакчасы җәелеп китә, алмагачлар күпләп алма бирә башлый. Ул елларда Мансуров Газизгә багышлап җырлар да чыгарыла.

Шушы товарищество нигезендә 1930 елда колхоз оештырыла. Колхозлашу еллар шулай ук бик катлаулы була. Кулаклар крестьяннарны колхозга кушылмаска өндиләр, керергә теләүчеләрне төрлечә куркыталар. Колхозга керүчеләр үзенең аты, сыеры яисә ашлыгы белән керергә тиеш була. Бер кергәннән соң, кешеләр колхоздан чыгалар, бары унике генә хуҗалык кала. Шулардан Магдануров Җиһанша, Туктаров Сабир, Ризванов Шакир, Калимуллин Хакимулла, Хамидуллин Гарифуллаларның активлыгы аркасында колхоз сакланып кала.

Иштирәк халкы белән кыргызлар арасында революциядән соң да элемтә начар була. Авылда ике авыл советы: каракалпак һәм Иштирәк авылы советлары яши. Бу советлар 1930 елның 1 маенда бетерелеп бер авыл советына берләштерәләр. Бу вакытта Ибрахим байның тегермәнен тартып алалар. 1932 елны колхоз ныклап төзелә башлый. Совет властенә колхозга каршы булганнарга көрәш ачыла. Мостафа мулла, Хәсәнов Ярулла, Әхмәтов Шакирҗан, Исмагиль Идрис, Әхмәтов Губайдулла, Ногманов Габдулла һәм Миргаязлар кулаклар рәтендә читкә җибәреләләр. Бу чорда авылның беренче коммунистлары һәм комсомоллары актив катнаша. Беренче коммунистларның берсе Баһаутдинов Габделахат актив эш алып бара. Авылда беренче комсомол ячейкасы төзелә. Ячейка секретаре Исмагилов Баһау була. Беренче оешма членнары: Муллин Хан, Калимуллина Хәсбиямал, Юсупов Исмәгыйль, Метшин Ильяс, Гилязов Тахау, Миннебай, Ягүфаров Гариф, Аюпов Сөләйман, Әбелхасанов Миннулла, Әбелев Касыймнар була. Комсомоллар кулакларның яшерен җыелышларын тыжлап торгалый һәм авыл советын хәбәр итә торган була. Шулай ук комсомоллар читкә сөрелгән ткулакларны озатуда булышалар. Шулай ук комсомоллар читкә сөрелгән кулакларны озатуда булышалар. Мәсәлән Юсупов Исмәгыйль була, байдан тартып алынган тегермәндә контролер булып эшли. Кулакларны озатып йөрүдә булыша. Комсомоллар җыелышлар үткәрәләр, наданлыкка каршы көрәш ачыла. Аларны беренче комсомолларны Исмагилов Баһаур, Муллин Ханнар сугышка да доброволецлар булып китәләр. Бу вакыттан авылның председателе Гилязов Гәрәй, а колхоз председателе Хуснуллин Нурулла була. Мустафа Мулла өендә контора төзелә. Гилязов Гәрәйне кулаклар беренче мәртәбә үтерәсе була, аны комсомолларның уяулыгыгын исән калдыра. Кулаклардан һәм муллалардан тегермәннәр, кибетләр, терлекләр, җир һәм хезмәт кораллары тулысынча тартып алына. Кулакларның 60 тарантасын алалар, алар бик матурлап эшләгән була. КФТ – конная товарная ферма төзелә. Анда яхшы айгырлар асрыйлар. Исмәгыйл Юсуповның әйтүенә караганда, ул атлар Мәскәүдә парадта да катнашкан.

 

Иштирәк- Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның туган авылы

Иштирәк-дүрт улын, бер оныгын, бер киявен Бөек Ватан сугышында югалткан Гилязова Таибә апаның туган авылы

Иштирәк-  кыргыз һәм татар халкының берләшеп яшәгән авыл

Иштирәк-Ахтямова Резидә,Салимҗанов Рафис,Ягъфаров Хөсәин,Локманов Рәис кебек шагыйрь, җырчыларның туган авылы

Иштирәк- куе урманнар, тирән күлләр, йөгерек инешләр, биек калкулыклар белән уратып алынган авыл.  

    Иштирәк авылы һәм авыл советы җирләре административ территориаль яктан Татарстан республикасының Тукай районына карый.Авылның килеп чыгышы хакында төрле карашлар язылган.Беренчесе-авылда ике милләт халкы яшәүгә бәйле. “Иш”+”терәк” булып. Икенче караш, тирәк агачларының күпләп үсүе.Өченче караш-безнең як җирләренең Нугай ханы Иштерәк биләмәләре составына керүе.

     Иштирәк авылының үткәне гаҗәеп кызыклы, тарихы бик бай. Революциягә кадәр монда ике авыл яшәгән.Берсенең исеме Кыргыз-Каракалпак, икенчесе-Иштирәк.Уфа өязе картасында да шул күрсәтелгән. Ул 1901 елда ясалган, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәре музеенда саклана.Элгәре Кыргыз-Каракалпак авылында 3 кенә гаилә яшәгән.Бу 11 кешедән торган кабилә була.Ике авыл халкы бер-берсе белән аралашмыйлар, алар арасында кыз бирү, өйләнү йолалары булмый.Ә мондагы татарлар бу урыннарга XVI гасырда ук күчеп киләләр. Алар Явыз Иван чукындыруыннан качып, монда килеп урнашалар.

      Еллар үтә... Утызынчы елларда авыл Иштирәк дигән бер исем белән атала башлый.

      Республикада беренчеләрдән булып монда “Трактор” колхозы оеша. Бу исем астында 1930 нчы елда район газетасы чыга башлый.Газетаның редакторы булып язучы Нур Баян эшли.

Шулай ук XIX гасырда Иштирәктә бакыр эретү заводы булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

   Революция һәм гражданнар сугышыннан соң авылда шактый үзгәрешләр була.Бик авыр еллар була бу чор.1921 нче елгы ачлыкта авыл халкы күпләп кырыла. Ата-аналары үлгән балалар өчен Иштирәк авылында ятимнәр йорты оештырыла. Ләкин балалар арасында тиф авыруы таралу сәбәпле,балаларны тараталар.

  1928 елда авылда Машинное товарищество төзелә.Шуның нигезендә 1930 елда колхоз оештырыла.Колхозлашу еллары шулай ук бик катлаулы була.Колхозга керүчеләр үзенең аты,сыеры, яисә ашлыгы белән керергә тиеш була. Бер кергәннән соң, кешеләр колхоздан кире дә       чыгалар,бары 12 генә хуҗалык кала.Магдануров Җиһанша, Туктаров Сабир, Ризатдинов Шакир, Калимуллин Хәкимулла, Хамидуллин Гарифулла активлыгы аркасында колхоз сакланып кала.

  Иштирәк халкы белән кыргызлар арасында элемтә революциядән соң да начар була. Авылда 2 авыл советы яши:Каракалпак һәм Иштирәк авыл советлары. 1930 нчы елның 1 маенда бер авыл советына берләштерелә.

  1932 нче елны колхоз ныклап төзелә башлый.Совет властена, колхозга каршы булганнарга көрәш ачыла.Мостафа мулла,Хәсәнов Ярулла,Әхмәтов Шакирҗан, Исмагилов Идрис, Әхмәтов Гобәйдулла, Ногманов Габдулла Һәм Миргаязлар кулаклар рәтендә читкә җибәреләләр.Бу чорда  авылның беренче коммунистлары  һәм комсомоллары  актив катнаша. Беренче коммунистларның берсе Бахаутдинов  Габделәхәт актив эш алып бара. Комсомол ячейкасының беренче секретаре Исмагилов Бахау була.

   Бөек Ватан сугышы  башланган вакытта авылда телефон булмый, әмма мәктәптә ул елларда ук инде радио сузылган була. Бу җитди хәбәрне авылга авыл советы председателе Гилязов Идият авыл халкының гомуми җыелышын җыеп аңлата.Икенче көннән үк Чаллы военкоматына чакыру башлана. Иштирәктән -192 , Аулаштан- 92, Мартыштан-105 кеше Бөек Ватан сугышына китә.

  1939 елда армия сафларына Иштирәк авылыннан Калимулла Якуп улы Якупов та китә.1941 елның июленнән 259 нчы укчы полкның 189 нчы укчы дивизиясендә хәрби фельлшер  булып хезмәт итә.

  1943 елның 23 сентябрьнең төнендә, өлкән лейтенант Калимулла(Николай) Якупов Днепр елгасын кичкәндә, көймә белән 27 рейс ясап, 74 яралы хәрбине коткара. Шулай ук плацдармда сугышкан солдатлар өчен кораллар да  алып чыга. Шушы батырлыклары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 январь указы нигезендә Калимулла Якуповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 Бөек Ватан сугышында Иштирәк  авылыннан 90, Аулаштан 56, Мартыштан 58  кеше дошманга каршы көрәшеп  сугыш кырында һәлак була. 1945 елның  9  маенда барлык халыкларның түземсезлек белән көткән җиңү көне килеп җитә.

  Совет халкы тыныч тормышка- социализмны ныгыту һәм үстерү эшенә керешә. Сугыштан соң халык азык-төлеккә, көнкүреш товарларына мохтаҗлык кичерә. Авылда торак төзелеше зур күләмдә алып барыла,сәүдә челтәре киңәя, халыкка медицина һәм башка хезмәтләр күрсәтү яхшыра. Кешеләр яңача яшәү рәвешенә күчә баралар. ”Бүләк” исемендәге җиләк-җимеш совхозы барлыкка килә.Авыл халкы гына түгел, якын-тирә шәһәрләрдән дә  килеп җиләк җыеп китәләр.

  2006 елда гөрләп торган  “Бүләк” совхозы тарала...

 Бүгенге көндә Иштирәк авыл җирлегендә 334 хуҗалыкта 764 кеше теркәлгән. Иштирәктә-508, Аулашта-104, Мартышта- 13 кеше. Татарлар һәм керәшеннәр тату гаилә булып яшиләр.Без дөньяда яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 30 марты, 10:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International