Авылның кыскача тарихы

Безнең авылның килеп чыгышына кагылышлы бер риваять игътибарга лаек:

       “1167 нче елны Бәдәкә - Түбә якларыннан (хәзерге Алабуга районы),яшәү өчен уңай җирләр эзләп, безнең якларга бер төркем кешеләр күчеп килә.Бөтен тирә - як   яшел урман.Бер урыннан икенче урынга күченеп, мал асрап көн күрүче калмыклар белән очраша алар биредә.Якын – тирәдә җирләр эшкәртелә,урманнар киселә.Калмыкларның  малларына ашатыр үлән бетә башлагач,татарлар белән ике арада җитди сөйләшү була.

       “Туганнар,нинди юлны сайларсыз, анысы сезнең үз иркегез,-дигән татарлар калмыкларга.-Безнең кабилә шушында төпләнеп калмыш...” Нәтиҗәдә,калмыклар башка урынга күченергә мәҗбүр була. Бәдәкә - Түбә ягыныкылар үзләре төзегән авылга исем сайлаганда да  әлеге вакыйгага нигезләнәләр һәм  “Калмыш” дигән атамага тукталалар...”

       Тарихи документларда Калмаш авылы беренче тапкыр 1664 нче елда телгә алына.

        “1664 нче елны Уфа өязе Казан даругасы Байлар волостеның Калмаш авылыннан да аманатлар бирелә...”

       1747 нче елда 22 ясаклы татар яшәгәнлеге теркәлә.1762 нче елда аларның саны 28 дип күрсәтелә.Бу документларга Калмаш авылыннан Әлмәмәт Апанаев  һәм Кансөяр Ишкәев кул куя.

        1773 – 1775 нче елгы Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында авыл халкы актив катнаша.Калмаш,Әҗмәкәй,Гөлек авыллары татарлары 1773 нче елның декабрендә П.Красильниковның Шилнә бакыр эретү заводында булган вакыйгаларда телгә алына.Әлеге заводта баш күтәрүчеләр кул асларына эләккән мал – мөлкәтне талыйлар,хуҗаның контор указларын яндыралар.

        1795 нче елгы ревизия документларында Калмаш авылында 30 хуҗалык булуы, 106 ир – ат һәм 113 хатын – кыз  яшәгәнлеге теркәлә.1811 елда исә авылда 133 ир-ат яши. Рәсми документларда аларның 91 е “башкорт” дип язылган. Авылда мәчет, мәдрәсә эшли. Мулла, мәдәррис вазифаларын Рәхмәтулла хәзрәт Апачев башкара. Азанчы – 1806 елны Суыксудан килгән Моратбакый Зәйсанов. 1826 елда тагын бер башлангыч мәктәп эшли башлый.

        1829 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, авыл кешеләре, башлыча, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Башкорт катламында ирләрнең Оренбург трактындагы крепостьларда хәрби хезмәт үтәгәнлеге билгеле. Моның өчен “жалованье һәм атларга ремонт” түләнгән. Типтәрләр дә Оренбургтагы атлы типтәр полкында хәрби хезмәт үтә.

        1860-1865 елларда авылда “кантон законы” гамәлдә булган, дип сөлиләр. Берәр гаебе ачыкланган кешеләрне сыек чыбык суктыру тәртибе озак вакыт сакланып килгән.

       1868 елда авылда бер җәмигъ мәчет, мәдрәсә эшли. 401 ир-ат гомер кичерә. Башлангыч мәктәптә укучы шәкертләр саны 215 кә җитә.

        1870 елда Калмашта 115 хуҗалык булып, аларда 440 ир-ат һәм 409 хатын-кыз яши. Авылның өч су тегермәне була. Бу мәгълүматлар китерелгән “Полный список населенных мест Российской империи” дигән җыентыкның 1875 елда нәшер ителгән 45 нче томында шулай ук Калмашта умартачылар, урман кисүчеләр, чабата үрүчеләр яшәгәнлеге күрсәтелә. Ә авыл биләмәләре 2388,7 дисәтинә тәшкил итә.  Авылда ул вакытта 188 эш аты булган. Тугыз хуҗалыкның 5 әр атлы булуы, ә 36 гаиләнең бөтенләй аты булмаганлыгы да мәгълүм.

        1884 елда авылда 15 хуҗалык умартачылык, 2 гаилә сәүдә, 2 хуҗалык тегүчелек, 6 гаилә такта яру, 2 се йон тетү, 2 се мич чыгару белән шөгыльләнә. Нәселләре белән балта осталары, калайчылар, буяучылар да була.

        Калмаш авылының җир хуҗалары булып “боярлар” исәпләнә. Таварский фамилияле дворян үзе Мәскәүдә яшәгән. Күпмедер выкыттан соң Калмаштагы җирләрен Лебедев фамилияле дворянга сата. Анысының бик күп баласы булып, һәрберсе аерым хуҗалык тота башлый. Әлеге нәсел үтә явызлыгы белән бөтен тирә-юньдә билгеле була. Лебедевларның тиктомалга крестьяннарны, аларның балаларын кыйнау, төрлечә җәберләү, малларын талап алу кебек башбаштаклыкларына Калмаш крестьяннарының ризасызлыгы көчәя барып, көннәрдән беркөнне “бояр” хуҗалыгын тулысынча таркаталар, йортларын яндыралар. “Бояр нәселе” авылдан качып китәргә мәҗбүр була.

         1890 -1895 елларда авылның Алмакай исемле кешесе Минзәләдән тимер сабан сатып алып кайта. Ул вакытларда халыкның белеме булмавын исәпкә алганда, хәтта шул сабанны көйли алмыйча озак интегүләре гаҗәпләндерми. Ахыр чиктә бу сабанны Әмин бай үзенә ала.

       1900 елда Әмин бай бер урак машинасы да сатып ала. Бу вакытта Калмашта 252 хуҗалык була, 699 ир-ат һәм 673 хатын-кыз яши. Тагын бер мәчет төзелә. 1909 елгы мәгълүматларга нигезләнеп, шуны да әйтергә мөмкин: авылның бер ташлы су тегермәне Алабуга мещаны Алексей Киршинга арендага бирелә. П.Лебедевның да су тегермәннәре була.

        1914 елга кадәр авылда бер йон тетү машинасы, сигез урында ваклап сату кибете эшли. Беренче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан Макарҗево волостена керүче иң зур авылларның берсе исәпләнгән Калмашта 350 хуҗалык булып, барлыгы 1800 чамасы кеше гомер кичерә. Бик күп ирләрне һәм малларны сугышка алып китәләр.

        Истәлекләрдән күренгәнчә, 1917 елгы революция алдыннан авылда алты су тегермәне, Мөхәммәтәмин Нигъмәтуллинның ике тегермәне һәм халык үзара “Чатан бояр” дип йорткән Дмитрий Храмовның бер пар тегермәне, Әхмәтҗан Мөхәммәтҗановның борай яргычы һәм салынган икмәк киптергече, Ишмөхәммәт Бикмөхәммәтовның ат көче белән эшли торган йон тарагычы була...

        Авылда ике мәктәп эшли. Беренче мәхәллә мәктәбендә Әхмәтлыйф Бикколов мөдир була. Җәдитчә уку оештырылган бу мәктәпкә 70 ир бала белем ала. Икенче мәхәллә мәдрәсәсендә (мөдире Миннегәрәй Исмәгыйлов) 54 ир бала укый. Беренче мәчетнең имамы - Әхмәтзаһир Мөзәммәтсадыйков, икенчесенеке – Миннегәрәй Исмәгыйлов.

        1910 нчы елны авылда хатын – кызлар өчен дә мәдрәсә эшли башлый. Ләкин аерым бина булмау шактый кыенлыклар тудыра: дәресләр әле мулла өендә, әле абыстай хуҗалыгында үткәрелә. Бер үк вакытта балалар абыстайның йорт эшләрен үти.

           Тиздән кызлар мәдрәсәсендә Өммелҗинан Бикколова эшли башлый. Уку башта иске гарәп имлясы белән алып барыла, башлыча дип сабакларыннан тора. Бернисә елдан мәдрәсәдә җидитчә укыта башлыйлар, математика, география, диктант, инша кебек дәресләр кертелә

           1919 нчы елда мәдрәсә урынына башлангыч совет мәктәбе ачыла. Татар һәм рус телләре, тарих, укытыла башлый. Балаларны Якут Метшина укыта. Якут апа шушы кызлар мәдрәсәсендә укыган. Ул выкытларда сыйныфлар “1 нче, 2 нче, 3 нче рөшди” дип йөртелә. Инде 3 нче рөшдидә укыганда ук, абыстайның вакыты булмаса, яисә берәр йомыш белән каядыр барасы булса, балаларга Якут апа дәрес бирә торган була.

         Герман сугышыннан авылның 90 кешесе әйләнеп кайтмый. Тормыш көннән-көн авырлаша. Кешеләр, бәхет эзләп, чит җирләргә күпләп китә башлый. 1921 елның 10 май иртәсендә чыккан көчле янгын нәтиҗәсендә исә 91 хуҗалык көлгә әйләнә. Йорт-җирсез калган байтак кеше шулай ук башка авыл – шәһәрләргә китү ягын сайлый. Шушы елны бөтен Идел буен иңләп алган ачлык та  авыл халкы санының шактый кимүенә китерә. “Ул чорларда 15 -20 шәр кешене бер кабергә күмәләр иде, чөнки кабер казып өлгереп булмады, - дигән сүзләрне укыйбыз авыл аксакаллары истәлекләреннән. – Урамнарда мәетләр аунап ята иде. Ачтан үлмәс өчен песи, тычкан, бака ишеләрне ашаучылар күп булды...”

         Гаять катлаулы, авыр чор. Укытучыларга хәтта хезмәт хакы да түләнми. Нибары, сирәк – мирәк кенә укытучыларга дип он һәм керосин кайта (1922 елдан 3 сум хезмәт хакы билгелиләр). Мәктәптә парталар да юк. Китап – дәфтәрләр кую өчен озын эскәмия куелган, ә балалар идәнгә чүгәләп утыра. Кайдан нинди кәгазь кисәге табалар – шул дәфтәр итеп кулланыла. Язу карасын буяудан ясыйлар, каз каурые белән язалар...

          Еллар үтү белән авылда укучы яшендәге балалар саны шактый арта. Күрше Әҗмәкәй авылында җидееллык мәктәп эшли башлый. Калмашлыларны анда йөртеп укыту бик кыен була, билгеле. Өстәвенә, ниндидер сәбәп аркасында, Әҗмәкәй мәктәбе яна. Авыл советы  рәисе Гариф Ситдиков Калмашның үзендә җидееллык  мәктәп ачу буенча эш йөртә. Шулай итеп, 1932 елда иске мәдрәсәләрне сүтеп, кулаклардан тартып алынган йортларны да кушып, Якуп мулла ишегалдына җидееллык мәктәп өчен бина җиткеоерә. Мулланың ике катлы йорты да мәктәптә бирелә. Ишегалдында биш бина, мунча һәм кое була...

      

        1929 елда Калмаш авылында колхоз оештыру эшенә тотыналар. Өстән күрсәтелгән боерык буенча, тиз генә башкарып чыгарга ниятләнгән эш кискен каршылыкка очрый. Бөтен хуҗалыкларны да сорап-нитеп тормыйча гына колхозга кертеп куялар, малларын җыярга кушалар. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Калмашта бу сәясәткә хатын-кызлар ризасызлык белдерә. Колхоз яклы кешеләрнең өйләрен  яндыруга кадәр барып җитәләр. Урта хәлле крестьян хатыны Фаидә Гәрәева җитәкчелегендә хатын-кызлар җыены үтә. Ирексезләп колхозга кертелгән хуҗалыкларны аннан чыгаруларын таләп итәләр, гаризалар җыеп, Күзкәй волостена китәләр. Аларга үз ирекләре белән колхозга керүче 5 хуҗалык кына иярми.

          1930 елда колхоз рәсми теркәлә. Волостьтан, Минзәләдән махсус авыл хуҗалыгы техникаларны алып кайталар. Беренче колхоз рәисе итеп Госсам Гыйльфанов билгеләнә. Чистайга барып тракторчылар курсында укыган Талип Саттаров шул ук елны Минзәләдән трактор алып кайта. Үз җирләрен кулдан эшкәртеп килгән аерым хуҗалыклар да әкренләп колхозга кушылырга мәҗбүр була. 1933 ел башында күмәк хуҗалыкка 69 гаилә кушыла. Шул ук елны Мусабай авылыннан Вахит Мәҗитов колхоз рәисе итеп чакырыла.

       1953 елда колхоз, дәүләткә 4000 центнер икмәк сатып, беренче тапкыр 3 тонналы автомобиль ала. Беренче шоферлар – Кадыхан Сафиуллин һәм Әхкам Мөхәммәтдинов. 1936 елны авылда беренче тапкыр радио сөйли башлый. Аерым урыннарда “Ильич утлары” кабына.

       1939 елда хуҗалык бай колхозлар сафына баса. Бер хезмәт көненә 11 шр колограмм икмәк бирә башлыйлар...

       Бөек Ватан сугышында Калмаш авылы 91 ир-атын югалта. Исән – имин туган авылына әйләнеп кайтучылар арасында сугышчан орден – медальләр белән бүләкләнүчеләр байтак. Авыл халкы шундыйлар арасыннан каһарманлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек булган Нәкыйп Сәлимгәрәев, Закирҗан Сәлахов, Габдрахман Метшин һәм өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән Галимҗан Ахунов, Тәкый Миргалимов исемнәрен аеруча горурлык белән искә ала.

       Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл мәктәбенең ир укытучылары да фронтка китә.Укыту эше тулысынча хатын – кызларга кала. Укучы балалар урып – җыюда төп  хезмәтче көчкә әверелә; фронт өчен җылы киемнәр әзерлиләр, посылкалар салалар, ялгыз карт-карчыкларга булышалар...

       1947 елда башланган ике катлы мәктәп сафка баса. 1949 елда гомеренең 42  елын балаларга белем бирүгә багышланган Якут апа Метшина Ленин ордены белән бүләкләнә.

       1960 елда, укучы балалар саны кимү сәбәпле, авылда башлангыч мәктәп кенә кала. Балалар Иске Гәрдәлегә йөреп укырга тиеш булалар, интернатта яшиләр (1974 елда совхоз дирекциясе соравы буенча Калмашта сигезьеллык мәктәп ачуга ирешәләр, ә 1976 елда 250 балага исәпләнгән ике катлы урта мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.)

       1958 елда якын-тирәдәге 11 авыл “Гигант” колхозына берләшә. Колхозның биләмәләсе 19780 гектар тәшкил итә. Зәки Хафизов җитәкчелегендәге Калмаш бригадасына 2300 гектар мәйданда җир беркетелә.

       1965 – 1966 елгы уңышлары өчен, колхоз рәисе Зыя Закиров Ленин ордены белән бүләкләнә.

       “1970 елларда  Чаллыда автогигант төзелеше җәелү сәбәпле якын-тирә авыллар ташландык хәлгә килде, ди ул чор шаһитлары. Кешеләр төзелешкә китә башлады. Бу хәл Чаллыга якын гына урнашкан Калмаш авылында да читләтеп үтмәде”.

       1970 елның 1 апреленнән “Гигинт” колхозы совхоз системасына күчә. Калмаш, Игенче, Илҗбухтино авыллары “Ильбухтино” совхозына берләшә. Директор итеп башта Фәиз Ширяевны билгелиләр. 1977 елда Калмаш авыл советы төзелә. 1972 -1978 елларда совхоз директоры булып Зөфәр Галиев эшли. Хуҗалыкның алга китешенә зур өлеш керткән шәхес буларак, аны Тукай районы Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Йолдыз Курмашев үзенең “Егетләр булып калдык” дигән җыентыгында (“Чаллы, 1999 ел) аеруча җылы сүзләр белән телгә ала: “...”Ильбухтино” совхозы, “Гигант” таралгач, яшелчә хуҗалыгы итеп оештырылган иде. Һәркайсы читтәге, кешесез калган авыллар. Үзгәрешләр кертер өчен очкын  кабызып булмасмы дип, район җитәкчелеге дә бөтен көчен куеп чапты. Тик йөк һаман урыннан кузгалмыйча тора бирде. Рәис Беляев белән сөйләшеп мондый карарга килдек: “Берәр атна директор эзләп карыйбыз да, янәдән “Гигант” совхозына кушмый булмас”. Бер көнне “Новотроицкий” совхозында булып, зоотехнигы белән фермаларны карап йөрдем. Ипле тавышы белән ул миңа бәтен фермага, андагы терлекләргә һәм күрсәткечләргә аңлатма биреп йөрде. Совхозны әйләнеп чыккач, үзәк авылга кайтканда, мин моны турыдан – туры яңа хуҗалыкка кодалый башладым. Рәис Беляев икенче көнне үк аны чакырырга кушты. Зөфәрне күрү белән ошатты. Ризалыгын да сорамыйча, совхоз алдында торган бурычларны аңлатырга кереште...

   Зөфәр Галиев, совхозга килеп эшли башлагач, һич аптырап калмады. Иң элек, иске каралтыларны адәм рәтенә кертеп, кешеләрнең эш урыннарын тәртипкә китерде. Терлекләрне чистартып, төгәл ашатуны булдырды. Бертуктаусыз план үтәү өстендә эшләве нәтиҗәсез калмады. Ул совхозга закон буенча да, бюрода каралмаганнардан да байтак шефлар җыйды: УМС юл төзү, ДСК – йортлар, “Сельстрой” – комплекс төзү, “Татсельстрой” – сугару өлкәсендә ныклы эш җыелдерде. Көннән – көн совхозның абруе күтәрелә барды, республика һәм район өчен кадрлар хәзерли торган совхозга әверелде..”

   Зөфәр Галиев килгәндә авылда бер таш йорт та булмый әле. Тиздән 4-12 фатирлы, 2-3 катлы торак йорлар төзи башлау планлаштырыла. 2800 метр бетон юл салына, совхоз яшелчәчелек – сөтчелек юнәлешен ала...

       1969 елда янәшәдәге Чаллы каласында зур төзелеш киң колач җәя. Бу елларда Калмаш та икенче сулыш ала: авылда тормыш шартлары яхшыра башлагач, халык кайта башлый. Яр Чаллыдан әллә ни ерак булмаган бүгенге Калмаш авылы ике өлештән тора, дияргә мөмкин. Калмаш инеше һәм  озынча чокырның бер ягы үзе дә кечкенә шәһәрне хәтерләтә: ике - өч катлы торак йортлардан, административ биналардан торган комплекс, ак кирпечтән салынган урта мәктәп, балалар бакчасы, заманча мәдәният йорты, мәчет, кибетләр, төзек урамнар... Аргы якта – гадәти авыл күренеше күзгә ташлана: җыйнак кына өйләр, тар урамнар, ваклап сату кибетләре... Авыл халкының күпчелеге шәхси машиналарда һәм автобус белән Яр Чаллыга, КАМАЗ заводларына эшкә йөри... Йомгаклап әйткәндә, бу авылның киләчәге якты күренә - Калмаш халкы, бүгенге авыл тормышының никадәр авыр булуын аңлаган хәлдә дә, шәһәр җирлегенә китү ягында түгел, туган авылларын яшәргә, мөмкин кадәр тормыш уңайлыклары булдырырга омтыла.

Соңгы яңарту: 2015 елның 5 феврале, 08:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International