Авылның кыскача тарихы

Калмия авылы  тарихы

 

Калмия авылы төрле елларда төрле район, өяз, волость, губерна, республика кебек административ берәмлекләр составына кереп яшәгән. Кайбер елларга гына күз салсак та түбәндәгеләрне күрербез:

Нигез корылган көненнән 1708 елга кадәр Казан приказына буйсынган Минзәлә воеводасына кергән.

1708 – 1728 еллар – Казан губернасы составындагы Минзәлә воеводасында торган.

1728 – 1731 еллар – 1719 елда оештырылган Уфа провинциясенә          кергән. Минзәләвоеводасы да үз көчендә булган.

1731- 1737 елларда Минзәлә төбәге (Калмия авылы да) янә Казан составына  күчкән.

1734 – 1744 нче еллар Калмия авылы кергән Минзәлә төбәге Оренбург комиссиясенә буйсындырылган.

1744 – 1781 еллар Уфа провинциясе составында Оренбург губернасына кертелгән.

1781 -1796 елларда Уфа наместничествосының Уфа губернасы Минзәлә өязе составында.

1858 – 1865 еллар – Оренбург губернасы Күзкәй вулысындагы авыл.

1865 – 1919 еллар – Уфа губернасы Минзәләөязенең Күзкәй вулысы составында.

1919 елның март аеннан 1920 елның июненә кадәр Башкортстан республикасы Минзәлә өязенең Күзкәй вулысында торган.

1920 – 1930 елларда Татарстан Республикасы Минзәлә кантонының Күзкәй вулысыны караган.

1930 елның августыннан Татарстан АССРның Минзәлә районына буйсынган.

1950 елларда Татарстан үзе өлкәләргә бүленеп Калмия авылы да Чистай  өлкәсенә караган.

Ниһаять, Тукай районына җирләр кирәк булгач, Минзәлә районына караган  5 – 6 колхоз хуҗалыгын Тукай районына кушканнар. Бу 1985 ел булган, «Искра» колхозы составындагы Калмия авылы да Тукай районы булып яшәвен дәвам иткән.

Район үзәгне Тукай исемендә булып, үзәк Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Шуңа күрә кечкенә тарихи – этнографик күзәтүебезне Тукай районына багышлыйбыз.

Түбәң Кама яр буйларында кешеләр бик күптәннән яши башлаган. Археологик  тикшеренүләргә караганда, уртаташ гасыры эпохасында -  мезолита – чама белән 10 мең ел элек монда кешеләр гомер иткәннәр. Минзәлә  районы Дәвек авылында  уннан артык эпоханың истәлекләрен тапканнар.Иң борынгысы полеолит эпохасына карый, димәк аңа кырык мең ел. Монда мамонт  сөякләре табылган.Шундый ук мамонт сөяге Калмияның Күкчә дигән урынында табыла. Бер сөяк хәзер дә Малтабар мәктәбендә саклана. Калмия составына кергән Кырныш авылында да төрле елларда тикшеренүләр алып баралар. Кырныш белән  Дәвек табылдыклары бер чорга карый. Бу ике авыл арасына урнашкан Калмия авылы да бик борынгы, кайсы елны төзелгәне билгесез, тикшеренүләр алып барылмаган. Кырныш тирәсендәге казулар да югалып беткән, аларны Кама ГЭСы төзү аркасында да су басып киткән. Галимнәр бу тирәнең иң борынгы халкы һиндеевропалыларның бабаларының  бабалары булырга тиеш дип уйлыйлар. Безнең эрага кадәр 2 нче гасырда монда угро – фин халкының борынгы бабалары (удмурт, коми, мари, мордва, венгр һ.б.) һәм һинд –иран кабиләләре (скиф, сармат һ.б.) яшәгән. Калмия авылы турында да шулай  уйларга нигез бар. Аның тирәсендәге авылларның исеме удмурт сүзләре белән ясалган. Мәсәлән, 8 -9 км ераклыктагы Калмаш авылы, башкорт галиме Р.Г.Кузеев фикеренчә, удмурт этнонимы «Калмез» (Калмаш – «кеше-балык» белән ясалган. Бу авыл Калмаш елгасы буена утырган.(Шильна кушылдыгы). Безнең гасырның 1 нче гасырын күрсәтүче археологик истәлекләр бар. Икенчедән, Калмиядән 2 генә км булган Колыш авылының килеп чыгышы кызыклы. Ул Ык буена утырган. Авылның исеме удмурт теленнән (Коло – «брод», «переправа», -ыш кушымчасы «урын» мәгънәсен белдерә) ясалган. Монда Ык аркылы чыгыш турында сүз барган. Бу авыл пьянобор культурасы эпохасына караган табылдыклар белән билгеле. Бик борынгы авылларның берсе.

Өченчедән, Кырныш авылы. Ул Калмиядән 3-4 кенә км. Ыктан ерак түгел генә утырган. Хәзер Кама буенда. Монда неолит, бронза эпохасы, бура, казан Яны, Ананьин, пьянобор, черкескуль, именьков – барысы 15 культура табылган. Воршуд кабиләсе исеменнән «Кырныж» = удмуртча «ворон», «вороний», татарча «козгын» ясалган булырга тиеш. Авылның хәзерге урыны 17 нче гасырга кадәр нигезләнгән.

Менә шушы Калмаш, Колыш, Кырныш авылларына бик якын урнашкан Калмиянең дә килеп чыгышы шуларныкына ошаган. Бу авылга да удмуртлар исем биргән һәм башкалар белән беррәттән ул да үзенең борынгы исемен саклаган.

Калмия авылы Игәт (тагын бер исеме –Шигәт) елгасы буена утырган. Игәт Ыкка койган, хәзер – Камага. Авылнын исеме удмурт теленнән «Калым»+ « ия», ягъни «залив», «омут» («тамак», «чоңгыл») ясалган. Нигезләнгән чагы билгесез. Авыл бик борынгы. Калмия авылына терәлеп диярлек мари (чирмеш) авылы урнашкан. Аның исеме Күкчә булган. Елганың икенче ягында чирмеш зияраты булган. 1955 нче елларда бәрәңге базы казыганда бер кабергә юлыгалар. Киендереп, ат дирбияләре, савытлар  белән бергә күмгәннәр. Ләкин кызыксынып археологик тикшеренүләр алып бармаганнар. Чирмешләр, арлар, татарлар үзара ызгышканнар. Шул ызгышларның берсендә Күкчә янган, чирмешләр  күчеп киткәннәр.

Кама тирәсенә төрки халыкларның (кабиләләрнең) үтеп керүе  6 -8 гасырларда көчәя. 1Х –Х гасырларда Идел Болгары дәүләте төзелә. Болгарстанның төньяк чиге Кама елгасы буенча, соңрак Казансу, көнчыгышы Агыйдел һәм Ык елгасы буенча, көньягы – Самараның Луки, көнбатышы – Зөя елгалары була. Тукай районының Орловка, Кызыл Чалы авыллары тирәсендә (Калмиягә 35 – 40 км) Болгар дәүләтенә караган авылкалдыклары табылган.

1223 нче елда басып керә алмаган монгол – татар Явы 1236 елда Идел  Болгарстанын җимерә. Чулман буендагы төрки, угрофин, күчмә башкорт кабиләләре Алтын Урда составына  керә. Алтын Урда таркалгач, 1438 елларда Казан ханлыгына карый.

1552 елда, Явыз Иван Казанны алгач, иң яхшы җирләр рус алпавытларына, православный монастырьларга, моһаҗир  крестьяннарга бирелә. ә  җирле халык елга  буйларыннан  25 – 30 км га ераккарак куыла.

Дин, иманнан яздырырга теләп,

Батырганнар суга, асканнар…

Кемнәр чукынырга мәҗбүр булган,

Кемнәр барысын да ташлап качканнар…

Качып баручы нәни бер төркем татар удмуртлар яшәп ятучы Калмиягә килеп чыгу ихтималы бик зур.

Калмия тирәсе калын урманнар, күлләр, сазлыклар белән аерылып торган. Монда яшәгән кешеләр урман кискәннәр, төпләгәннәр, шулай итеп чәчү мәйданнарын киңәйткәннәр. Йортлар салганнар, ышна күтәргәннәр. Калмия басулары көрән – ссоры һәм кәсле-карбонатлы җирләр. Аларның кайчандыр урман балчыгы булуын галимнәр дә раслый.(Галим-ботаник Ф.И. Рупрехт, почвовед В.В. Докучаев, С.И. Коржинский) туфракның селтеле ачы булуы хәзер дә сиздерә. Урманы кискәч, сазлыклар кипкән, күлләр саеккан.

Берникадәр вакыт Калмияда татарлар, удмуртлар, чирмешләр аралашып яшәгән. Ләкин еш кына җир өчен ызгыш чыгып торган. Авыл картларының  истәлекләренә караганда, татар бабаларның берсе, Калмияны уңайсыз дип табып, күчеп киткән һәм хәзерге Ильбухтино авылы тирәсенә урнашкан. Аны Ил бакты авылы дип йөрткәннәр. Татарлар хәзер дә бу авылны Илбакты дип йөртәләр.

Калмияда урнашкан бабаның исеме Кәрсән булган. Шуңа күрә авылда Кәрсән чишмәсе, Кәрсән буасыдигән урыннар бар. Күкчә авылы янгач, чирмешләрнең бу тирәдән китүләрен әйткән идеек инде. Удмуртлар да тыныша алмый китеп бара. Алар башта болындагы Бөтнек тавына күчеп утыралар, ләкин бу юлга якын, тынычсыз урын була. Ахырыда Каманың аргы ягына ук күчеп, Пельга дигән авыл коралар. Шулай итеп Калмияда, нигездә, татарлар гына кала. Ләкин алар да типтәр һәм башкортка аерылып йөриләр.

Урыс хөкүмәте 1645 елда Минзәләдә острог (кирмән) төзи башлагач, Кама буендагы меңәрләгән татар сугышчылары ул кирмәнне яндырып юк итәләр. Ләкин янганы урынына татар өчен өрмәсе дә булган яңасын төзетәләр. 1662 елда Чаллыдагы кирмәнне яндыргач, анысын кабат төземиләр. Бу эшләрдә, әлбәттә, Калмия яугирлары да катнашкан.

Рәсәйкүләм үткәрелгән тәүге ревизия кәгазьләрендә Боерган, Калмия авыллары бер тапкыр да телгә алынмаган.

Калмияда Бикмулла исемле кеше тегермән тоткан.Бурычка биреп торганда артыгы белән ала торган булган.

Калмия кешеләре. болынлык җирләре булган  өчен Турай авылы кешеләре белән сугышып (янәшә болыннар була, хәзер су астында) аларның 5 кешесен үтерәләр. Моның өчен Сабит исемле кешене гаепләп каторгага сөрәләр. (Беринчә кешене хәтерләмиләр)

Патша хезмәтенә алынган егетләр 12 ел хезмәт иткәннәр.

1870 елгы халык санын исәпкә алганда Калмияда 637 кеше булган, алар башкорт һәм типтәргә аерылганнар. Авыл Күзкәй улысына караган. Авылның ике башында ике мәчет булган, малайлар өчен мәдрәса эшләгән. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Арба, чана, тарантаслар ясаганнар, каз-үрдәк оялары үргәннәр.

16 нчы гасырда Каманың бу ягында рус кешеләре күренә башлый.Стахеев фамилияле бояр җирләре була.Иң уңдырышлы җирләрдә эшләр өчен Илбакты, Бадрак, Кырныш авылларына рус крестьяннары күчеп утыра. Иванай авылы төзелә. Хәзер дә Күзкәй яклап Бояр басуы, Бояр урманы дип йөртелә торган җирләр бар. Стахеев басуында тирә-як авыллар, Калмиядән дә урак урырга ялланып эшлиләр. Шундыйларның берсе Вилданов Гыйлфан  әнисе белән кечкенәдән  уракка йөри. Гыйлфан гражданнар сугышында үлә.

1919 елның эссе җәендә Стахеевның Ык буендагы дачасы, байларның ике этажлы йортлары Чебенле авылында янып бетә.

Калмия һәм аның янәшәсендәге күрше авыллар Рәсәй өстеннән узган бер генә гарасаттан, сугыш яки инкыйлаблардан качып котыла алмый.

1918 нче елның җәендә Минзәлә, Чаллы  тирәләрендә гражданнар сугышы бара. Калмияга якын гына яшәгәгн Илбакты, Әҗмәкәй авылларында да сугыш хәрәкәтләре була. Андый сугыш хәрәкәтләре читтәрәк утырган Калмияда булмый. Шулай да 1919 елда көз авылга кораллы отряд килеп төшкән. Отрядның атаманы Яшим дигән кеше булган. Алар авылны талап, каршылык күрсәтүчеләрне кыйнап киткәннәр. Аклар Минзәләгә кергән дигән хәбәр таралган. Авылның ирләрен Кызыл Армиягә җыйганнар. Шулай итеп, Калмиянең дә гаярь егетләре герман сугышына да, гражданнар сугышына да катнашканнар. Бадиков Сәлим, Гайфин Кәшбетдин, Сәгъдиев Сәлих, Ахмәтов Хаҗи һ..абыйларның хәтирәләрен укыганда күрәбез. Әхмәтов Хаҗи беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, патшаа рмиясендә хезмәт итеп кайта. Сәгъдиев С., Гайфин К. нәр гражданнар сугышында «Петлюра, Махно, Маруся, Урлик, Врангельләрне тар-мар иткәнче сугышып йөрдек», - дип искә алганнар, алар 1923 елларда гына авылга кайтканнар. Бөек Ватан сугышыннан да әйләнеп кайту бәхетенә ирешкәннәр.

1921 елның кышында коточкыч ачлык Калмия халкын да яртылаш кырып сала. Ачка үлү очраклары күп булса да, кеше ашау очраклары да күзәтелә.

1930 елда «Кызыл Йолдыз» колхозы оеша. Дөресрәге, Күзкәй вулысындагы 25 торак пунктның барысында да күмәк хуҗалыклар оешып бетә, бу 1929 елның ноябрь ае.  Колхоз оештыручыларның берсе – Усманов Хәмәт. Авылның беренче коммунисты, ячейкасекретаре 1928-1929 елларда комсомол секретаре, яңа оешкан пионер отрядының өлкән вожатые.

Авылның беренче пионерлары 11 бала була. Алар арасында Гайфин Вәгыйз, Нуриева Рәхимә, Ямалиева Нурдидә, Гыйлфанова Мәфтуха, Хатипова Нәсимә һ.б. пионер дружинасы сугыш елларында Зоя Космодемьянская исемен ала һәм пионер оешмалары таралганчы 1995 нче елларга кадәр шул исемне йөртә. 1972 нче елның 14 июнендә Мәскәүдән Зоя Космодемьянскаяның әнисе Калмия укучыларына хат җибәрә. Бу хат мәктәп музеенда саклана.

Авылыбызның 1913 нче елда Урта урамда төзелгән мәчетнең манарасын 1938 нче елда кисеп төшерәләр. Бу бинаны клуб итеп үзгәртәләр, ул озак еллар буе культура хезмәте күрсәтүгә хезмәт итә. 1979 нче елда яңа бина төзелә.

Икенче мәчетнең язмышы да шул чорда хәл ителә ителә: манарасын кисеп төшереп, анда мәктәп ачалар. Ул мәчет-мәктәп 1961 нче елга кадәр яши, белем учагы була. Бик зур авырлыклар кичеп,  колхоз әкренләп тернәкләнә. “Кызыл Йолдыз” колхозының иң зур уңыш алган һәм халыкка хезмәт көненә иң күп ашлык түләнгән ел 1937 нче ел була.  Колхозның агротехнигы- Крбангалин Әхмәтгәрәй. Корбангалин 140-1941нче елларда колхоз рәисе дә булып эшли. Колхозның, бөтен эшләрне дә кул белән эшләвенә карамастан, 25-28 әр центнер уңыш алулары истәлекләрдә язылып калган. Бадиков Сәлим, Әхмәтҗанов Әхтәм, Рәхматуллин Хәмәтдин һ.б ның тырыш хезмәтләре, Хәмәтова Мәсри, Солтанова Баян һ.б.ның 1,5-2 норма урак уруларын да кешеләр хәтерли.

Тормышның яхшыра баруына өмет белән яшәгән халыкның хыялына канлы балта чабыла: башта Фин, аннан Бөек Ватан сугышы башлана. Фин сугышына китүчеләрнең исәннәре Бөек ватан сугышына барып кушыла.

Калмия авыл советы буенча сугышка барысы 371 кеше китә. (Бу санга  Калмиядан чит җирләргә китеп эшләнгән кешеләрнең исәбе кермәгән.) Кырнышта – 40 кеше, Калмиядан -105 кеше, Малтабардан – 79 кеше, Батрактан -39 кеше- барысы 263 кеше сугыш кырларында батырларча һәлак булган. 371 кешенең 88-е сугышларда яраланып, ватылып, көч-хәл белән авылга кайтып егылган.

Сугыш ветераннарының мәктәп укучылары тарафыннан язылган кыска-кыска биографияләрен укыганда, авылымның бу каһарманнары белән горурлану хисләре уяна. Бүгенге көндә сугыш ветераннарының нибары 7се исән.

Зәйнетдиновлар гаиләсеннән 4 туган: Шәмсетдин, Нуртдин, Гайфетдин, Фәрваҗтин сугышта һәлак булалар. Миннегәрәев Нәгыймулланың “үлде” хәбәре килеп бер ел торгач, хаты килә, исән –имин кайтып төшә. Бу хәл хәбәрсез югалганнарны, үлгәннәрен, бәлки, исәндер, дип, көтәргә өметләндерә.

Бадиков Сәлим, Минаев Мифтах, Ахкиямов Давыт, Гараев Нәгыймуллалар Бөек Җиңүләрне Берлинның үзендә каршылыйлар.

Тылда калганнар, ил нужасын җилкәләренә алып, Җиңү көнен якынайту өчен көрәшә. Татарстан халкы гына да сугыш елларында фронтка 23 мең тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең фуфайка, 106 мең пар эчке кием, 100 мең посылка озата. Моннан тыш, үз авызыннан өзеп, республика халкы танк һәм самолетлар төзү өчен 262 млн.акча җыеп бирә.

Безнең Калмия авылы халкы да бу саннарга үз өлешен кертә. Әхметов Хаҗи самолет төзү өчен 100 мең сум акча бирә. Һәр гаилә, шакмаклап бәрәңге турап киптереп, сугышчыларга 8әр кг. бәрәңге җибәрә. Эштән арып кайткач, төннәр буе бияләй, оекбаш бәйләүләр, кулъяулык, сөлге кебек бүләкләр әзерләүләр гадәти хәлгә әйләнә. Алар җибәргән посылкаларның санын хәзер берәү дә анык кына белми. Тылда күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен 134 хатын-кызыбыз бүләкләнгән. Бүгенге көндә тол әбиләр статусы йөрткән кешеләр инде икәү генә калган.

1943-1945 елларда клхозчыларга бер хезмәт көненә түләнгән икмәк 200-300 граммнан артмаган. Якындагы (7-8 км.) Күзкәй базарына бер пот бәясе 1500-1700 сумга җитә.

Сугыштан соңгы 30-40 ел эчендә авыллар бик авырлык белән булса да аякка баса. Ләкин авылларны замананың көйдергеч җилләре көтеп торган икән. Кул суымында гына Яр Чаллы шәһәрендә яңа төзелешләр башланып, Түбән Кама ГЭСы калкып чыккач, Кама Ык елгасы буенда утырган дистәләгән авылларга куркыныч яный, зыян салына. Калмияны су басмый басуын, ләкин аның бөтен болыннары, басуларының бер өлеше су астында кала. 70 нче еллардагы бу үзгәрешләр авылларда  яшьләрнең калмавына китерә. Мәктәпне тәмамлаган яшьләр яңа төзелешләргә китәләр һәм шунда төпләнеп калалар.        

          

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2015 елның 5 феврале, 08:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International