«Тукай хатын-кызы» дигән иҗади бәйге кунагы-Журналист авылдашыбыз

Ел башында ук район китапханәләр системасы Тукай районының 45 еллыгы уңаеннан «Тукай хатын-кызы» дигән иҗади бәйге игълан иткән иде. Берничә язмам район газетасында, башка газеталарда басылып чыкты. Тукта әле дим, район оешып, аның саф татар телендә «Якты юл» газетасы чыга башлаган көннән алып, басманы оештырышып, беренче мәкаләләрен язган, 45 ел буе шунда эшләгән, әле хәзер дә газетада төрле язмалары чыгып килә торган талантлы журналист Заһидә апа Нәбиуллина Күзкәебездә яшәп ята, авылның җәмәгать тормышында актив катнаша. Шулай уйладым да, мөхтәрәм кешебез турында да язарга нияләдем.

Ютазы районының тау итәгенә сыенып утырган Кәрәкәшле авылында дөньяга килгән ул. Сугыш еллары баласы, күпне күргән, күпне кичергән. Журналистикага урау юллар аша килгән. Кайда гына эшләмәсен, тумыштан килгән сәләте аны гел каләмгә тарткан.
Мәктәп елларыннан ук шигырьләр язып хыялланган кыз 1963 елда юллама белән Чаллы шәһәренә килеп урнаша. Анда Чаллы шәһәре һәм районы укучылары өчен чыга торган «Коммунизм байрагы» газетасында эшли башлый. Гел тормыш эчендә кайнарга яраткан тынгысыз кешегә менә дигән иҗат казаны була ул. Күп тә үтми газета редакциясе каршында әдәби-иҗади берләшмә оештырып җибәрәләр. Утырышларга Казаннан язучылар килә, каләм тибрәтергә яраткан яшьләр күпләп берләшмәгә йөри башлый. Заһидә апа да шушы иҗат учагында чыныгу ала. Шунда кайнап эшли, язучылар белән бергә шәһәрдә, район авылларында уза торган иҗади очрашуларда катнаша. Бер-бер артлы төрле басмаларда саллы язмалары басыла башлый.
Чаллы төбәгендә зур төзелешләр кайный. Әлбәттә, байтак үзгәрешләр дә була. КАМАЗ халкын азык-төлек белән тәэмин итү өчен район киңәйтелә. Анда Сарман, Минзәлә районнарыннан кайбер авылларны кертеп, яңа район оеша һәм аңа бөек Тукаебыз исеме бирелә. 1984 елда безнең Күзкәй авылы да Тукай районына кушыла.
Көннәрдән бер көнне редакциядән авылга якты йөзле, тәмле телле, бик матур киенгән журналист килеп төште. Нияте – авылда колхоз, авыл тормышын яктыртып торучы хәбәрчеләр төркеме оештыру икән. Район тормышы, шәһәрдә барган бөек төзелеш турында сөйләде. «Авыл хәбәрчеләре» төркеменең вазифаларын аңлатты. Ул төркемгә миннән кала Рәйхана Нуруллина, Зилә Халикова, Гөлнәзирә Шәйдуллина керде. Ул чагында авыл мәдәният йортының тамаша залын тутырып, пенсия яше җиткән колхозчыларны зурлап, туганнарын, төрле якка таралган балаларын, авылдашларны чакырып, хезмәт кешесен данлауга багышланган үзенчәлекле бәйрәм үткәрә идек. Берсенә «Якты юл» журналисты да килеп, искиткеч җылы, хисләр давылы куптарырлык репортаж язып чыкты. Мин беләм, инде саргаеп беткән ул газета әле һаман күпләрнең сандык төбендә саклана. Ә ул язманың авторы теге вакытта безгә оештыру эше белән килгән хәбәрче, редакциянең хатлар һәм оештыру эшләре бүлеге мөдире Заһидә апа Нәбиуллина иде.
Бу матур репортаждан соң авыл хәбәрчеләренең эше тагы да җанланып китте. Заһидә апа ай саен һәрберебезгә газетага кирәкле материаллар исемлеген җибәрә. Мәкалә басылып чыккач, редакция безгә саллы гына гонорар да түли. Бик яратып калдык без Заһидә апаны. Аның «Якты юл»да, республика матбугатында чыккан язмаларын, «Суд залыннан» рубрикасы астында басыла торган тирән анализлы, сабак алырдай мәкаләләрен, «Күңелле сәхнә»дәге, «Ничек яшисең, авыл?» тематикасындагы мавыктыргыч язмаларын, бөтен нечкәлекләрен тикшереп, өйрәнеп язылган тәнкыйтьләрен, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган публицистик язмаларын авыл халкы эзләп алып укый иде. Чөнки аның язмаларын беркемнеке белән дә бутап булмый. Фикерен, кичерешләрен нәкъ менә сиңа төбәлгәндәй, уйландырырлык итеп әйтә, образларны калку итеп күрсәтә белүе белән укучы күңеленә үтеп керә ул. Аның сугыш елларына багышланган «Кайту», «Югалту», «Саумысыз, арышларым...» дигән хикәяләрен күз яшьләрсез укып булмый – хисләрне искиткеч төсмерләрдә бирә, хәзерге тормышыбызны башка күзлектән карарга өйрәтә.
Без әле ул вакытта Заһидә апаның безнең авыл килене икәнен белми дә идек. Уралтау итәгендәге авылда туган кызның безнең авылның уңган егетен сайлап, ерак аралардан безнең якларга кайтыр дип кем уйлаган. Җәмәгате Әхәт абый Нәбиуллин гомере буе «Сельхозхимия» берләшмәсендә баш инженер булып эшләде. Җирнең уңдырышын күтәрүгә куйган хезмәте күп тапкырлар төрле бүләкләргә лаек булды. Шәһәрдә яшәсәләр дә Әхәт абый белән Заһидә апа авылдан аерылмадылар. Сугыш, аннан соңгы авыр елларда тәмам искергән, терәүле, биш бала үскән нигезгә зур йорт җиткерделәр. Тылда фронт тоткан әнкәләре дә гомеренең соңгы елларын шушы күркәм йортта уздырды. 
Тормыш гел син теләгәнчә генә бармый шул. Әхәт абый авырып китте һәм Заһидә апа шәһәр тормышын, бөтен уңайлыклары булган фатирын калдырып, ирен тәрбияләргә авылга кайттылар. Яшәү өчен икәүләп байтак көрәштеләр. Бик матур яшәделәр алар, зарланмыйча, аз гына уңай үзгәрешкә дә сөенеп гомер итәләр иде.
Заһидә апа күп еллар инде ничә буын үскән нигез йортны саклап яши. Бакчасында бәрәңге-яшелчәсен үстерә. Ә ишегалдын җәй буе чәчәк атучы гөлләре ямьли. Ветеран тугызынчы дистәсен вакласа да картлыкка һич баш бирми. Сокланып, көнләшеп карыйм мин аңа һәм, әлбәттә, үрнәк алырга тырышам. Үзен-үзе карап, заманча киенеп, көр күңел белән яши ул. Авылдагы һәркем белән уртак тел таба, сөйләшкәндә нәкъ авыл кешесенә әверелә. Мин-минлек чире аны бик ерактан әйләнеп узган. Тыйнаклыгы, җор теле, кешенең хәленә керә белүе өчен дә яраталар Заһидә апаны. Мәдәният йортында, китапханәдә уза торган чаралардан да читтә калмый ул. Кирәк булса, киңәшләрен бирә. Авыл өлкәннәрен туплап скандинавларча йөрүне дә оештырып җибәрде. Ковид дигән зәхмәт килеп чыкканчыга кадәр һәр кич саен урамда таякларга таянган шат күңелле «скандинавчылар»ны очратырга була иде. Короновирус вкытында аралашмыйча торырга ниятләдек. Китапханә каршында моннан 30 ел элек оешкан «Хатирә» клубы эшли. Заһидә апа Нәбиуллина аның һәр утырышында диярлек катнаша, газетага хәбәрләр яза, яңа тема, яңа идеяләр әйтә.
Шундый кешеләр белән аралашканда тормыш җанлана. Сугыш чоры баласы Заһидә апа бишенче сыйныфка да яланаяк укырга килүен (кияргә юк, бер әнигә дүрт бала, хезмәткә түләү юк), ничек итеп кычыткан, балтырган ашы ашауларын, игеннәр баш чыгара башлагач, арыш башагы уып табада куырып аш пешерүләрен, ышанмассыз, сагынып, елмаеп искә ала. «Минем өчен гомер буе кеше булып яшәрлек тормыш мәктәбе булган ул еллар», – ди. Шуңа да тормышны ярата. Бу сыйфаты аның һәр язмасында, гамәлләрендә, тышкы кыяфәтендә, хәтта киенү рәвешендә, кешеләр белән аралаша белүендә ярылып ята. Һәр нәрсәдән уңай яклар таба белә ул. Аның бик оста итеп тәмле ризыклар пешерүен дә әйтмәсәм язмам тулы булмас иде.
Бар гомерен татар матбугатына багышлаган сизгер каләм иясе, хезмәт ветараны, РСФСР Журналистлар берлеге дипломанты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КАМАЗ төзелеше ударнигы, «Казанның меңьеллыгы» медале иясе Заһидә апа Нәбиуллинаны авылдашларыбыз исеменнән дә туган көне белән котлап, иң изге теләкләрне җиткерәсе килә. Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың җылысына сыенып озак яшә, Заһидә апа.
Тәнзилә Шәйхнурова.
 Күзкәй авылы.

 Чыганак:"Якты юл" газетасы

Соңгы яңарту: 2021 елның 25 июне, 15:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International