Тукай районы аграрийлары бәрәңге алуга кереште  

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе
 

Тукай районы басуларында бүгенге көнгә 28 мең 847 гектар мәйданда ашлык суктырылган, дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. 108 мең 500 тонна ашлык урылган. Уңышның район буенча уртача күрсәткече – 37,6 центнер.

Кыр эшчәннәре алдында хәзерге вакытта тагын 15 мең 600 гектар мәйданны суктыру бурычы тора, бу бөртек өчен үстерелгән кукурузны да исәпләп.

Басу-кырларда шикәр чөгендерен җыю эшләре дә бара. 847 гектар мәйданда эшләр инде төгәлләнгән, уңыш күрсәткече гектарыннан 365 центнер тәшкил тә. Бәрәңге алу да башланып китте, дүшәмбе иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, 13 гектар мәйданда бәрәңге алынган. Тукай районы хуҗалыклары шулай ук яшелчә уңышына да керештеләр – 14 гектарда эшләр төгәлләнгән.

Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре белән бергә уҗым культураларын чәчү эшләре дә бара, дип сөйләде газета хәбәрчесенә Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов.

 

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International