Татарстан Республикасы “SаMоSтоятельные дети” “Балалар” SMSпрограммасы кысаларында Теләнче- Тамак мәктәбенең"Бумеранг"командасы Яр Чаллы шәһәрендә "Елмаю бүләк ит!" акциясе уздырды .Проектның төп максаты–мәктәп укучыларының тәмәке һәм башка психоактив маддәләрне иртә татып каравын кисәтү (фәнни яктан исбатланган: 21 яшьтән соң ныгып өлгергән организм ул маддәләргә бәйлелеккә эләкми), балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, авыр хәлдә калганнарга булышу, тормышларын кызыклырак, тагын да сәламәтрәк итү.