Зөя шәһәренә экскурсия белән бардылар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

19 сентябрьдә авыл җирлекләрендәге ветераннар советы һәм инвалидлар оешмаларының рәисләре, аның актив әгьзалары, шулай ук президиум һәм ревизион комиссия активистлары Зөя шәһәр-утравына экскурсия белән бардылар. «Барысы бергә Зөягә 40 кеше җыелып киттек. Үземнең монда беренче генә баруым иде. Андагы искиткеч матурлыкка, архитектур корылмаларга карап, сокланып йөрдек. Әле быелдан гына ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Успения соборын, Сергиев чиркәвен, Богородица-Успения ир-атлар монастырен, моннан тыш төрле изге иконаларны карадык. Безне төрле җирләр буенча йөрткән, тулы итеп һәрбер архитектур корылманың тарихын сөйләп барган экскурсоводыбыз, КФУ укытучысы Максим Мозаффаровка олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Барыбыз да канәгать калдык», – дип сөйләде безгә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International