Бүген Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев эшлекле сәфәр кысаларында Тукай районына килде.

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев эшлекле сәфәр кысаларында Тукай районына килде.

Иртән ул Түбән Суыксу мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары белән хокукый дәрес уздырды. Александр Станиславович балаларга антимонополия хезмәтенең нәрсәләр белән шөгыльләнүе, эшмәкәрләр, бизнес вәкилләре һәм кулланучыларның нинди борчуларын хәл итүе хакында сөйләде. Соңыннан Александр Груничев “ТМИМ“ җәмгыяте эшчәнлеге һәм Бәтке авылындагы яңа кибет бинасы төзелеше белән танышты. Төштән соң Тукай районы хакимиятендә Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе шәхси сораулар буенча халык кабул итәчәк һәм җирле журналистлар белән очрашачак.

Фотода Александр Груничев Түбән Суыксу мәктәбендә дәрес уздыра. Фото мәктәп җитәкчелегеннән алынды.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International