Тукай муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы үтте.

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

30 октябрьдә Тукай муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, район башкарма комитеты, палата рәисләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, бала хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, Тукай районы якташлык җитәкчесе бар иде. Утырышка 46 депутатның 39ы килде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

Сессия башында Мусабай-Завод авыл җирлегеннән депутат Фәридә Әгъләҗева утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Калмаш авыл җирлегеннән депутат Риф Миңнекәев, Борды авыл җирлегеннән депутат Анатолий Касакин, Калмия авыл җирлегеннән депутат Нияз Гыйльфанов керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә – 2016-2017 уку елына Тукай муниципаль районы мәгариф системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф сораулары буенча урынбасары Рамил Исаев чыгыш ясады. Соңыннан сүз Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль сораулар, төзелеш һәм торак-коммуналь хужалыгы буенча даими комиссия рәисе Ольга Суровага бирелде.

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына (№11/2, 12.12.2016 ел) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиев сөйләде.

Өченче көн тәртибе – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милекне читләштерү турында Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Венера Сафина сүз алып барды.

Көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәлә – Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарына (№9/9, 27.12.2011 ел) үзгәрешләр кертү турында иде. Әлеге сорау буенча Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Гөлнара Гарифуллина чыгыш ясады.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы үз эшен төгәлләде.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International