Наһар апа Бәдертдинова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Яңа Бүләк авылында гомер итүче Наһар апа Бәдертдинова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов килделәр. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Наһар апа Бәдертдинованы барлык авылдашлары исеменнән Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов та котлады, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International