Кнәз авылының мәдәният йортында Көзге бал үтте.

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йортында Көзге бал үтте. Һәр чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. 

Бәйрәмебез башланыр алдыннан чарага килгән һәрбер кеше бәйрәм антын әйтте. Аннары бөтенебез бергәләшеп, көзге вальс биюен карап үттек. Кунакларыбыз бик теләп әдәби бәйгедә, «Уңышны бергәләп җыйык», «Кулчатыр белән бергә», «Бүләк белән бию» дигәннәрендә катнашты, бер-берсенә җан атып торды. Моннан тыш Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, кызыклы викториналар да әзерләгәннәр иде. Бәйрәмгә җыелучылар шулай ук «Кулларны артка бәйләп, кем тизрәк бананнарны ашап бетерә» дигән конкурста да катнаштылар, урындыклар ярдәмендә уздырыла торган бәйге дә кызык кына үтте. Кнәзлеләр бик яратып карбыз белән дә «уйнадылар»: карбызны тотып, гер кебек күтәрделәр, йөгерделәр, тизлеккә ашадылар. Бәйгебезнең һәрбер җиңүчесенә кечкенә генә бүләкләр дә әзерләнгән иде. 

Шуны да әйтергә кирәк: уен-көлке арасында бәйрәмдә катнашучылар рәхәтләнеп биеделәр, «Резонанс» (җитәкчеләре Николай Захаров) вокал группасы җырларын тыңладылар. Илдар Сираев, Владимир Веретенников, Ринат Хәйруллин чыгышларын алкышларга күмделәр. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем рәхәтләнеп ял итә алды, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International