"Патриот" музеена экскурсия

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

 

23 гыйнвар көнне Кенәз  мәктәбенең  5 класс укучылары сыйныф җитәкчеләре  Гончарова Светлана Юрьевна  белән   мәдәният йорты каршында эшләп килүче  «Патриот»хәрби дан музеена экскурсиягә килделәр,

  Аларга Кнәз авыл халкының сугыш чорында фронтка ничек булышлык күрсәтүләрен, тракторчы хатыннарның авыр елларда чәчү, сөрү һәм тырмалау эшләрен алып баруларын, шулай ук Әфганстан, Чечняда каһарманнарча вафат булган геройлар турында сөйләп киттеләр. Балалар каhарманнарның фотосурәтләре, орденнары, медальләре, солдатлар ашаган савыт-сабалар, сугыш чорында кулланылган граната һәм корал төрләре белән таныштылар. 

 Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International