Фоат Комаров Куады мәктәп-балалар бакчасын түбәле итте

2018 елның 3 феврале, шимбә

 

 

ТР Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров 2015 елдан башлап районның дүрт балалар бакчасы бинасына ремонт ясарга булышты. Социаль яктан мохтаҗларга, төрле даталар, бәйрәмнәр уңаеннан Фоат Фәһим улы ветераннарга һәм инвалидларга һәрдаим иганәчелек ярдәме күрсәтеп килә. Балалар бакчаларын төзекләндерү, төгәлрәк әйткәндә, аларның түбәләрен алыштыру – аның булышлыгы белән башкарылган эшләрнең иң күләмлеләре. 

Иң беренче булып, 2015 елда, «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яңа түбәле булды. Түбәне алыштыруга 3,15 млн сум акча тотылды. Биредә бинаның төзелгән вакытында ук ябылган тигез түбә булган. Ремонт ясалганчы, түшәмнән аккан су төркемнәргә үткән, дымлылык нормадан югары булган.

Икенче зур объект – Теләнче Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасы. Түбәгә капиталь ремонт биредә 2015-2016 елларда да ясалды. Финанслау күләме 2,6 млн сумны тәшкил итте. Бинаның төзелгәненә 30 елдан артык. Шулай ук төзелгән чорыннан башлап түбә бер тапкыр да ремонтланмаган булган. Түбә ябылганнан соң бүлмәләр эченә яңа ремонт ясалган, мебельләр яңартылды. Түбә ябудан башланган эш балалар бакчасы бинасын шактый яңартуга китерде.

Бикләннең «Әллүки» бакчасында исә төзелеш оешмасы эшләрне 2016 елның җәендә башкарды. Хәйрия ярдәме биредә 1,7 млн сумны тәшкил итә. Монда шулай ук икенче каттагы бүлмәләргә, музыка залына, спортзалга су үтә торган булган. Берничә еллык проблема хәл ителгәнгә бүген балалар да сөенә, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә бик рәхмәтле.

Куады мәктәп-бакчасында исә яңа түбә 2017 елның җәендә барлыкка килде. Фининслау күләме биредә 1,6 млн сумга якын. Бина башкаларына караганда чагыштырмача соңрак – 1995 елның 1 февралендә ачылган булган, 40 укучыны һәм 20 бакча баласын сыйдырырлык итеп төзелгән. 2017-2018 уку елында биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар гына тәрбияләнә башлады. Бинада, бакчадан тыш, авылның фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан. Бакча мөдире Наилә Мингачеваның әйтүенчә, бүгенге көндә монда яшь ярымнан 7 яшькә кадәрге 19 бала йөри. 

– Түбәдән су күптәннән акты инде. Бәхеткә, бакча өлешенә, төркемнәргә ул кадәр үтмәде, ләкин актлар залы, чишенү урыннары, төрле чаралар үткәрү бүлмәсе, ашханә блогы яңгыр яуган саен юешләнә иде, – дип сөйли Наилә Ниязовна. Җитмәсә, берничә ел элек булган ураган вакытында бакча түбәсенең бер өлешен каты җил бөтенләй куптарып аткан. Менә шул вакытта яңа түбә мәсьәләсе аерата кискен рәвештә килеп баскан. 

– Фоат Комаровның безнең проблемага битараф калмавына, балаларны тәрбияләү шартларын яхшыртуга үзеннән шундый саллы өлеш кертүенә без бик шатланабыз. Хәзер алдыбызда тәрәзәләрне алыштыру, су агып бозылган стеналарга косметик ремонт ясау, фасадны яңарту эше тора. Түбә булгач, ясаган ремонтыбыз кабат бозылыр дигән куркыныч юк хәзер, – ди җитәкче. 

Биредә пешекче булып эшләүче, оныклары Наил һәм Дамирны бакчага йөртүче Лузия Дәүләтшина да сүзгә кушыла.

– Бакча бинасын төзекләндерүдә беренче адым ясалды, алда планлаштырган эшләр дә барып чыксын инде. Балаларыбыз җылы, коры һәм чиста бүлмәләрдә шөгыльләнсен иде, – дип тели ул. 

 Шулай итеп, бакча түбәләрен ябуга депутат ярдәме барысы 9 млн сумны тәшкил итә. Элеккеге соры шиферлар урынына хәзер, авылны ямьләп, төрле төстәге профнастил түбәләр ялтырый.

 

 

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International