Тукай районы халкы игътибарына!

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

10 февральдән 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы мәйданчыгында (Габдулла Тукай Яр буе) авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Ярминкәдә үз продукцияләрен агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар тәкъдим итә алалар. Ярминкәдә катнашучылардан бары тик сатып алучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны, ветеринария, санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нормаларын үтәү сорала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International