Быел «Яшь фермер» интеллектуаль уены Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россия эшкуары» ФДБУ ярдәмендә Россия Авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Уенның максаты – укучыларда мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү күнекмәләрен булдыру һәм командада эшләргә өйрәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында аларга бизнес-планнар эшләүдә ярдәм итү.
Уен өч этапта удырыла:
1) төбәк (2018 елның 1 мартына кадәр) – Россия Федерациясе субъектларында уеннар уздыру;
2) федераль-читтән торып (2018 елның 1 апреленә кадәр) – беренче этаптагы уеннарда җиңүчеләрнең конкурс эшләрен бәяләү;
3) федераль-көндезге (2018 елның апрель-май айлары) – проектларны Мәскәү шәһәрендә эксперт советы каршында шәхсән яклау.
Татарстан Республикасында VI интеллектуаль уенының төбәк этабын Казан дәүләт аграр университеты оештыра. Уенда 5кә кадәр кешедән торган командалар – республиканың урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнаша.
Уенда катнашу өчен команда оештырырга, бизнес-план әзерләргә һәм 2018 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге адреска заявка җибәрергә кирәк: 420015, ТР, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65 йорт.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 5674647 телефоны аша яисә электрон адреска: Lenar.Shagivaliev@kazgau.com мөрәҗәгать итәргә мөмкин.