Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә «Беренче адымнар» дип исемләнгән республика ачык фестивале үтте. Конкурсның максаты – үсеп килүче буында иҗатка мәхәббәт тәрбияләү, яшь сәләтләрне ачу, иҗат белән шөгыльләнү өчен балаларга уңай мохит тудыру. Әлеге фестивальдә райондашларыбыз – Балалар иҗат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Шабакаева Камиля , Сатарова Элина(җитәкчеләре Тихонова Т.С.) , "Умырзая" хореографик төркеме (җитәкчесе Адиева Г.Д.) уңышлы чыгыш ясады һәм лауреат булды