Казанда кичә ана капиталына 250 меңенче сертификат тапшырылды. Тантаналы чара М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Бәхетле балачак” фестивале гала-концерты вакытында булды.
Юбилей сертификатына Александр һәм Лилия Әхмәтшиннар гаиләсе ия булды. Алар тантаналы чарага ике уллары – 3 яшьлек Матвей һәм 1,5 яшьлек Владислав белән килгәннәр иде.