ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бәяләү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 9 июне, шимбә

Татарстан Республикасы  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында   авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге җирләрне бәяләгәндә үзара  ведомство  хезмәттәшлеген  оештыру  мәсьәләләре  буенча  «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган  партнерлык (НП) Идарәсенең һәм  Эксперт-консультация советының  киңәйтелгән утырышы узды.  Чарада  Татарстан Республикасы  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары   Эдуард Дияров,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар  базары  идарәсе  башлыгы   Валерий Аксанов,  «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган  партнерлык (НП) советы президенты   Андрей Лисичкин һәм башкалар  катнашты. 

Утырышта нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир  һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  бүлеге  башлыгы   Александр Дружин чыгыш  ясады. Ул  авыл хуҗалыгы  җитештерүенең табышлылыгына  тәэсир итә торган  проблемалар һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр милкендәге   авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне арендалау мәсьәләләре турында  сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International