Татарстанда сулык яр буйларында машина куйган өчен штраф салалар

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда сулык яр буйларында машина куйган өчен штраф салалар

Россиядә су саклау зоналарында автомобиль парковкалары тыелган. Физик затлар өчен штраф суммасы 3 меңнән 4,5 меңгә кадәр каралган, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Вазифаи затларга штраф 8дән 12 меңгә кадәр, юридик затларга исә 200дән 300 меңгә кадәр билгеләнгән.

Ведомство белгечләре әйткәнчә, су саклау зоналарында автомобильләрен күбрәк гади кешеләр калдыра. Алар ял иткәндә сулыкларга якынрак булырга тырыша.

Су саклау зонасының киңлеге сулык зурлыгына карап, 50дән 500 метрга кадәр билгеләнә. Ул суны пычранудан саклау өчен кирәк. “Автостоп” операциясе башланган вакыттан Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре су саклау зоналарында 150дән артык кагыйдә бозу очрагы ачыклаган. Андый очраклар Мишә, Идел, Чулман елгаларында, шулай ук Урта Кабан, Чебакса һәм Изумрудное күлләрендә теркәлгән.

Машина кую өчен махсус урын булмау җаваплылыктан коткармый, дип әйтә белгечләр.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International