Тукай районы ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2017 елда бездә гражданлык хәле турында барысы 1143 акт теркәлгән

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Тукай районы ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2017 елда бездә гражданлык хәле турында барысы 1143 акт теркәлгән. Аларның 389ы – туу турында, 445е – үлү турында, 130ы – өйләнешү, 99ы – аерылышу, 4есе – баланы уллыкка һәм кызлыкка алу, 58е – ата булуны билгеләү, 18е исем алыштыру турында. Бу хезмәтләрнең 70 проценттан артыгы электрон юл белән башкарылган. 

2015 елдан никахны теркәү турындагы гаризаларны Интернет аша тапшырырга була. Өйләнешергә теләгән район яшьләренең барысы да бу хезмәттән файдаланды, алар гаризаны дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша юллады һәм дәүләт пошлинасын да интернеттан түләде. 
Өйләнешү турындагы гаризаны электрон имза белән тамгалаган очракта гражданлык хәлен теркәү органына никахны рәсмиләштерү көнендә генә дә килергә мөмкин. Шунысы да яхшы: дәүләт пошлинасы онлайн рәвештә түләнгәндә ул 30 процентка очсызрак була. 
Шулай ук документларны кабат алганда тукайлыларның 80 проценты ЗАГС бүлегенә интернет аша гына мөрәҗәгать итте. Аерылышучыларның 64 проценты, туу турында таныклык алу өчен һәм ата булуны билгеләү өчен райондашларның 37шәр проценты онлайн-гаризалар язды, дип хәбәр итәләр район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International