Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җитәкче булып Яр Чаллы кешесе, моңарчы Мамадыш районында баш ветеринар табиб булып эшләгән Ренат Хәсәнов килде. Ренат Фазыл улы хезмәт юлында шулай ук «Тукай Племрепродуктор» җәмгыятендә участок башлыгы, «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә ветеринария табибы, участок башлыгы булып эшләгән. Өйләнгән, өч баласы бар.