Агымдагы елның 23 октяберендә Татарстан поселогы китапханәсенең Китап утравында ( Библиоостров)күптән көтелгән дәрес узды, ул керпеләргә багышланган иде. Дәрес китаптагы иллюстрацияләр карау һәм балаларны керпе турында шигырь белән таныштыру белән башланып китте. Алар кайда яши, нәрсә ашыйлар һәм у кемнән куркалар дигән әңгәмә оештырылды. Аннары массаж элементлары белән «Керпе йөри» уены үткәрелде, йон җепләреннән керпе сыны ясалды, "Гөмбә - теремок» мультфильмы курсәтелде. «Гөмбәне кәрҗингә җый " дигән хәрәкәтчән уенда да балалар бик теләп катнашты. Дәрес "чәнечкеле керпе" уены белән тәмамланды.