ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәләкәс авыл җирлегендә халык җыелышы үтте. Авыл   башлыгы  Мифодеев М. В.   2014 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды
 Күзкәй авылында халык җыелышы җанлы һәм эчтәлекле итеп узды. Җыенда гадәтләнгәнчә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның хисабы тыңланды,район башлыгы Васил Хаҗиевның  районның ел нәтиҗәләре белән таныштырды, бүләкләүләр  булды. Сорауларга җаваплар бирелде,кайберләре контрольгә алынды.
Районда "Ветеранга истәлек" дигән  акциягә старт бирелде.Укучылар  балалар оешмасының тәгЪдимен кабул иттеләр һәм төрле  конкурслар, күгәзмәләр оештыра башладылар. 

Княз мәктәбе укучысы Мәхмутова Индира  5-6 класслар арасында Парламент дәресләре кысаларында узган  узган "Монда кануннар туа"дигән конкурста җиңүче булды(җитәкчесе  Махмутова А.А.),Бүләкләүләр февраль аенда Дәүләт Советында узачак 

 

Лонгмоб "Олимпийский резерв 2018"кысаларында  Княз  посеологында 20 шәр  минутлык чаңгыда йөрүләр уза. Алар инде бу йөгерү буенча Омск шәһәренә җиткәннәр. Уңышлар аларга!Катнашучыла арта гына бара. 
 Ирекле көрәш буенча Ачык ярышларда  тренер В.Н.Булатовның укучылары призлы урыннарны алдылар 
 Мусабай-Завод мәктәбе укучылары"Татарстан-Яңа гасыр" каналы "Тамчы-шау" балалар программасыннан   татар теле   фәне буенча иҗади-уенга чакыру алдылар    
 Татарстанның яшьләр  белән эшләү,спорт һәм туризм министрлыгы  2015 елга «Поволжская государственная академия физической культуры, спорта и туризма» (бюджет )  читтән -торып укырга чакыра. 
21 гыйнвар  көнне   Шильнебашс мәктәбендә район укытучыларының   география фәне буенча семинары узды.  Семинар эшчәнлегендә Яр Чаллы шәһәренең укытучыларның белемен күтәрә буенча факультет Доценты    Каратаева Л.А.  катнашты,чыгыш ясады һәм үзенең методик киңәшләрен бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International