ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Яшь белән очрашулар дәвам итә

                  Мәләкәс мәктәбенең        алтынчы класс укучылары, класс җитәкчесе Борисова Галина Константиновна белән бергә  тыл ветераны Капалыгина Мария Дмитриевнанын хәлләрен белергә  бардылар,аның истәлекләрен хәтер дәфтәренә тупладылар

Круглое Поле мәктәбенең 11 класс укучысы Смирнов Егор  Сталинград янында барган  сугыш турында  5,7 класс укучылары    алдында чыгыш ясады, бик эчтәлекле итеп ясалган  презентация  күрсәтте.
7 февраль көнне Круглое Поле  мәктәбендә сәләмәтлек һәм  спорт көне узды.  Башлангыч сыйныф укучылары тимераякта төрле   эстафета ярышларында катнаштылар

7 февраль көнне Тукай үзәк больницасында  укучылар өчен профессия сайлауда ярдәмлек йөзеннән, ачык ишекләр көне үткәрелде. Бу очрашуны  баш врач Галим Сабирҗанов  уздырды, мәктәпләрдән 33укучы килгән иде 

5 февраль көнне  район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары,аларның ата-аналары ,оешма җитәкчеләре  Башкарма комитетның утырышлар залында җыелдылар . Алар белән  муниципаль район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы очрашты, һәнәр сайлау буенча эшлекле сөйләшү узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International