ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
 Шилнебаш авылында Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган митинг узды.Ветераннарны, һәлак булганнарның тол калган хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.Тантанага килгәннәрне район башлыгы урынбасары Люция Әхметова котлады, изге теләкләрен җиткерде .
7 май көнне Казанда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иң яхшы баннерлар күргәзмәсе узды. Тукай районыннан анда башлангыч сыйныф укытучысы Р. Хәбибуллина, 7 сыйныф укучысы Р. Хәбибуллиннан  торган делегация барды. Безнең банер Бөек Ватан сугышы ветераны, Кнәз урта мәктәбенең элеккеге директоры – Х. Батршинга багышланган.


Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсеңлә, кала сөзелеп
 

Малтабар авылында  сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу узды.

Район кырларында сабан һәм азык культураларын чәчү белән бергә бәрәңге утырта башладылар

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге  өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре  Бөек  Җиңүнең 70  еллыгы хөрмәтенә әби-бабайларның, ветераннарның өйләренә барып бәйрәм күчтәнәчләре тараттылар, аларга  тыныч картлык көннәре,исәнлек теләделәр

Эшмәкәрләр игътибарына белдерү
Теләнче -Тамак  терләкләндерү мәктәбендә ветераннар белән очрашу узды
Язгы мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында Теләнче- Тамак мәктәбе укучылары да "Һәйкәлләргә юл. Изгелек ярминкәсе" буенча күп кенә чаралар уздырдылар  : Советлар Союзы Герое, авылдашлары Нурмый Шәрипов һәйкәлен төзекләндерүдә булыштылар,Бөек Ватан сугышы ветераны И. Хайруллинга йорт - тирәсен җыештыруда ярдәм иттеләр...
Биклән мәктәбендә 5-7 класс укучылары өчен "Тарих битләреннән" дигән  интеллектуаль патриотиу уен узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International