ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга
Бәтке авылы "Аленушка" балалар бакчасында "Берёзка" п. Новый,  "Голубой вагон" п. Кр. поле  балалар бакчасы    тәрбиячеләре катнашында  эшлекле педсовет узды,  бу тәҗрибә уртаклашуның тагын бер алымы 
Теләнче- Тамак авылы "Ак чәчәк " балалар бакчасында участок  инспекторы  Белоусов О.А., МЧС  бүлегеннән  Хазиев Р.З., Аглиуллин Г.М. катнашында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе" Җәйге ялларны  хәвефсез уздыру" 
 п. Новый"Березка" балалар бакчасында  полиция өлкән  лейтенанты Гайнуллин Р.М.  катнашында "Юл йөрү кагыйдәләрен белү   буенча" балалар арасында  төрле ярышлар узды,инспектор абыйлары  аларга  яктырткыч браслетлар бүләк итте.
27 май  көнне   МВДның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Р.Н.Миңнеханов Новый поселогы "Березка" балалар бакчасыеда булды, балалар белән әңгәмә оештырды, Юл йөрү күнекмәләрен өйрәтү,   нәтижәле эшләр башкарганы өчен бакчага 4  балалар  велосипеды алуга сертификат тапшырды.

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә"Наркотиксыз яшәү" акциясе кысаларында "Квест "Здоровые друзья" дигән 5 этаптан торган  чара узды.Алар  : "паутина", "стаканчики", "три мяча", "крокодил", "Здоровые друзья". Бу чараны уздыруда 4 волонтер  ярдәм итте.

 
Иштирәк  авылы Чишмә буенда 4 класс укучылары өчен  чыгарылыш кичәсе узды, анда төрле уеннар, уйналды, балалар чын күңелдән   шатланышып, тәмлүшкәләр белән сыйландылар, саф һавада күңел ачтылар, каникуллар шулай башланып китте!

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә

балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыру максатыннан «Я родитель особого ребенка» клубының чираттагы утырышы узды. Анда ата-аналар катнашты 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International