Яңа посёлогында “Игелек бүләк итик “ атналыгы үтте. 11 сентябрь көнне без, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре , машина йөртүчеләргә, юлга чыгучы авылдашларыбызга, хәерле , изге юллар , матур теләкләр теләп, игелек эшләргә өндәү листовкалары, Татарстан Республикасы флагы ленталары һәм башка татлы призлар өләштек.
1нчеоктябрь көнне Иске Абдул мәдәният йортында халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә өлкәннәребезне хөрмәтләү йөзеннән күптөрле чаралар үткәрде.
Үзәкнең директоры, белгечләр һәм мәктәп укучылары йортка килеп хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә торган өлкәннәрне туган көннәре белән котладылар. Укучылар өйләр буйлап йөреп үз концерт номерларын бүләк иттеләр, әби-бабайларга сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.