Барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер, педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән

2014 елның 29 августы, җомга
Барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер, педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Быел район мәктәпләренә 14 яшь укытучы килде. Моннан тыш, һәр ел саен укытучыларыбыз квалификацияләрен күтәрү өстендә эшлиләр, республика, район чараларында, конкурсларда катнашалар, – диде Рамил Робертович. Аннары ул зур уңышларга ирешкән мәктәпләрне, укытучыларны санап үтте.
 
– Безнең бурычыбыз – балаларның сәләтләрен ачу, аларны иҗатка тарту, рухи тәрбия бирү. Бу максаттан күптөрле конкурслар, бәйгеләр, фестивальләр оештырыла. Быел районыбызда узган «Балалар. Техника. Иҗат» күргәзмә-конкурсы да моның ачык мисалы, – дип билгеләде район мәгариф бүлеге башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International