ЮХИДИ инспекторлары Кече Шилнә балалары белән очрашты

2015 елның 4 гыйнвары, якшәмбе
Кышкы каникуллар башланган көннәрдә «Бала – иң мөһим пассажир» профилактик акциясе кысаларында район буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре Яр Чаллының 49нчы кадет мәктәбе офицерлары һәм кадетлары белән берлектә Кече Шилнә мәктәбенә чыктылар. Алар балаларга каникул чорында юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, травмалардан саклану өчен үз киңәшләрен бирделәр. Балалар белән очрашудан соң хокук саклаучылар юлда машина йөртүчеләр белән әңгәмәләр алып бардылар, баланы махсус утыргычсыз алып баруның нинди хәвефле хәлләргә китерүен искә төшерделәр, белешмәлекләр тараттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International