Караучысын югалту буенча пенсия кемнәргә бирелә
«Караучысын югалту буенча пенсия үлгән гражданин эшләми торган гаилә әгъзаларын туендыручы булып исәпләнгән очракта билгеләнә. Шуңа күрә, беренче чиратта, пенсия дәгъва итүченең үлгән кешенең тәрбиясендә (иждивениесендә) булу факты турында документлар кирәк. Әлеге документларда пенсия дәгъва итүченең тулысынча үлгән кешенең каравында яшәгәнлеге яки аннан ярдәм алганлыгы һәм бу аның төп яшәү чыганагы булганлыгы күрсәтелергә тиеш. Гражданның иждивениедә булу факты торак органыннан яки җирле үзидарә органыннан алган белешмә, барлык гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы белешмә, я булмаса иждивениедә булуны раслаучы башка документлардан тора.
Район пенсия фонды идарәсе әлеге документларның барысын да тикшерә. Барлык гаилә әгъзаларының, караучысын югалту буенча пенсия сораучының һәм үлгән гражданинның керемнәрен караганнан һәм чагыштырганнан соң, ягъни иждивениедә булу фактын раслаганнан соң, пенсия белән тәэмин итүче орган пенсия билгеләү турындагы карарга килә.
Пенсия күләме түбәндәгечә исәпләнә: