Нефтебаза поселогында махсус семинар-киңәшмә уздырды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Сатуга чыгарылучы, иткә дигән малны махсус сугым пунктларында чалу турында узган елдан бирле сөйләп киләләр. Әлеге мәсьәләгә бу кадәр игътибар бирелү, әлбәттә, юктан гына түгел. Илнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына һәм Таможня союзына (ВТО) керүе, иткә, сөткә, шул чималдан эшләнгән продукциягә карата булган таләпләрнең тагын да кырыслануына китерде. Баштарак авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче хуҗалыклар, фермерлар, шәхси хуҗалык тотучыларның моңа артык исе китмәсә дә, вакыт үтү белән, алар да ризасызлык белдерә башлады. Сугым пунктларында терлекне чалу тәртибе, әлеге хезмәтне күрсәтү өчен түләү һәм башкасы күпләрдә шактый сорау тудырды. Сугым пунктларына бәйле сорауларны ел башында районда узган халык җыеннарында, районның фермерлар ассоциациясе очрашуында да күтәреп чыктылар. Шул сәбәпле, район җитәкчелеге районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ветеринария берләшмәсе белән бергә 12 февральдә Нефтебаза поселогында махсус семинар-киңәшмә уздырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International