Кимчелекләр шунда теркәлергә һәм аларны төзәтү буенча җаваплы кешеләр билгеләнергә тиеш.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Тукай районында шәһәр яны маршрутлары буенча юлларны тикшерү максатыннан, елга ике тапкыр махсус комиссия чыга. Аның составына Тукай районының хакимият вәкиле, район пасажирларны йөртүчеләр ассоциациясе директоры ,, район буенча ЮХИДИ бүлеге вәкиле, “Татавтодор” ААҖ вәкиле, “РЖД”  ААҖ вәкиле керә.

Тикшерү барышында юл өслеге кимчелекләре, юл билгеләренең тиешле урында булу-булмавы, юл йөрү кагыйдәләренә туры килү-килмәве, тукталышларның барлыгы һәм тиешле тәртиптә булуы, юл кырыеның торышы, һәм өч маршрутта билгеләнгән урында тимер юлны кисү урынының торышы ачыкланачак. Һәр маршрут буенча документ төзелеп, кимчелекләр шунда теркәлергә һәм аларны төзәтү буенча җаваплы кешеләр билгеләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International