15 майда-Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез

2015 елның 15 мае, җомга
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл,  алмагачлар  чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Районыбызда матур , үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче  матур гаиләләр.  Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый  алганга, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгәнгә, йортыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International