“Якты юл “ газетасы мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Резидә Гариповага рәхмәт хаты тапшырылды.

2015 елның 19 мае, сишәмбе

15-17 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда Татарстан һәм чит илләрдән килгән 500 гә якын милләттәшебез катнашты. Чара Мөхлисә Бубыйның “И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз ­– туган телне саклау”дигән  шигаре астында узды.

Форумга җыелган хатын-кызларны ТР президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Әлеге чарада Тукай районыннан 7 хатын-кыз катнашты: Боерганнан Флүзә Сәлимова, Гөлфия Әгъләмова, Яңа поселогыннан Резедә Мәүҗетова, Иштирәктән Венера Закирова, Илһамия Идрисова , Бөтендөнья Татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева, “Ак калфак” җәмгыятенең Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе Резидә Гарипова катнашты.

“Якты юл “ газетасы мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Резидә Гариповага  рәхмәт хаты тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International