Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча 33 градуска кадәр аномаль эссе булачак һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. Моннан тыш, төнлә һәм көндез Татарстан буенча яшен һәм 15-20 м/с тизлектә җил булуы көтелә.
“Уртача температура 9 градуска кадәр югары аномаль эссе һава шартлары антициклон йогынтысы белән бәйле, шулай ук республика - төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторында”, - дип сөйләде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина белдерде.
Аның сүзләренә караганда, мондый эсселек 2 июньгә кадәр саклана. 29 майда Татарстан буенча кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Төнлә 13-18 градус җылы. Көндез 33 градуска кадәр җылытачак. ТР ның барлык районнарында да охшаш һава торышы саклана.
Иртәгә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә 15-18 градус җылы булса, көндез температура 30-32 градус тәшкил итә.
30 майда төнлә Татарстан буенча явым-төшем көтелми. Төнлә 14-19 градус җылы булачак.