Хезмәт хакы вакытында түләнмәсә

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе
 

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 142 нче маддәсенә (хезмәт хакы һәм эшләүчеләргә бирәсе башка сумманы түләү срокларын бозган өчен эш бирүченең җаваплылыгы) үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә хезмәт хакын бирү 15 көннән артык тоткарланса, эшче тоткарланган сумманы түләгәнчегә кадәр (кайбер искәрмәләрдән кала) эштән туктап тора ала. Тик эшен туктатырга карар итүе турында эш бирүчегә язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш.

2016 елның 10 гыйнварында әлеге маддәгә 4 яңа кисәк өстәлде. Анда хезмәткәргә эшен туктатып торган ара өчен уртача хезмәт хакы саклана диелгән. Аның ул көннәрдә эш урынында булуы мәҗбүри түгел. Әмма ул, эш бирүче тоткарланган хезмәт хакын түләргә яки күчерергә әзер булуы турында белдерү белән, бер көнгә дә соңга калмыйча эшкә чыгарга тиеш. Әгәр бу таләп үтәлмәсә, эшче дисциплинар җаваплылыкка тартылырга мөмкин,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International