Кенәз авылы буасында балыкчылар ярышы узды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

1985 елдан башлап, ел саен 27 июнь көнне Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләнә . Кенәз авылы буасында   балыкчылар ярышы уздырылды. Әлеге ярышлар 2012 елда матур гына башлангыч алган иде, быел да купсанлы hәвәскәр балыкчылар соравы буенча үткәрелде. Ярыш  бик оешкан төстә hәм күтәренке рухта барды,Барысы 13   балык тотарга яратучы катнашты.

 

Урыннар:

 1 нче урын «Иң яхшы балыкчы – 2016» номинациясе  -  Новокрещенов  Василий (50 ел балык тота), сэндвич  тостер белән бүләкләнде ,

2 нче урын- Хайриев  Мансур  (үлчәү белән бүләкләнде), 

3нче урын – Баев  Закария (авыт- саба җыелмасына насыйп булды)

Бүләкләнүчеләр арасында түбәндәге ир- егетләр бар иде:

«Иң беренче балык тотучы»- -   Павлушин Дмитрий-8 класс укучысы  (стажы 5 ел)

«Иң бәләкәй балык тоткан кеше”-4 класс укучысы - Соколов  Иван,  

“Төрле балык иясе” -  Аксанов  Эмиль,  

“Иң зур балык тотучы” – Смаев  Алексей    

Калган катнашучыларга   дипломнар   тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International