«Алтын көз - 2016» күргәзмәсендә «Россия төбәкләре» бүлеге ике форматта эшләячәк

2016 елның 23 августы, сишәмбе

2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) территориясендә «Алтын көз - 2016» күргәзмәсе узачак. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

«Алтын көз – 2016» программасын эшләгәндә оештыручылар агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эшлекле мәнфәгатьләрен дә, шулай ук аңа килүчеләрнең ихтыяҗларын да истә тотарга тырыштылар. Шул максаттан чыгып, күргәзмә кысаларында төрле эшлекле мәйданчыклар эшләячәк, иң яхшыинвестиция проектларының презентацияләре узчак, шулай ук сәүдә-ярминкәләр һәм башка күңел ачу чаралары булачак.

Илнең иң төп форумы авыл хуҗалыгы һәм азык сәснәгате вәкилләренә үзләре җитештергән иң яхшы продукция үрнәкләрен күрсәтү, шулай ук аларны сату өчен ил эчендә һәм аннан читтә яңа базарлар эзләү һәм табу мөмкинлеген бирәчәк.

Быел авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең күргәзмәсе 18 нче ел уза һәм, гадәттәгечә, анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 2,5 меңнән артык катнашучы булачак. Павильоннарда һәм һәм ачык мәйданчыкларда яңа авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын күрергә, үзебезнең терлекчелек, җәнлекчелек һәм кошчылык тармакларындагы уңышларны бәяләргә, яңа азык эшләнмәләре һәм ветеринария продукциясе белән танышырга мөмкин булачак.

Мәсәлән, күргәзмәдә иң популяр бүлекләрнең берсе – «Россия төбәкләре» – ике форматта эшләячәк:

1) беренчесе – төбәкләрнең күмәк экспозицияләре, аларның төп максаты Россия Федерациясе субъектларының инвестиция куәтен, шулай ук аны арттыру эшләренең нәтиҗәләрен күрсәтүдән гыйбарәт. Стендларда бүген төбәкләрдә гамәлгә ашырыла торган һәм төбәкләрнең авыл хуҗалыгы үсешенең өстенлекле юнәлешләрен чагылдыра торган инвестиция проектлары куелачак. Илебезнең күп төбәкләре инвесторлар җәлеп итү өчен яңа проектлар әзерлиләр.

2) икенчесе – милли культуралар фестивале, аның кысаларында һәр төбәк үзенең иң яхшы продуктларын күрсәтү, шулай ук кунакларны үз халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру мөмкинлеген ала. Әлеге мәйданчык – күргәзмәдә төбәк катнашучылары һәм аңа килүчеләр арасында үзара хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле рәвеше – узган ел уңышлы сынау узган иде.

Фестивальдә катнашуның тагын бер өстенлеге – үз продукцияң белән Мәскәү базарына чыгу мөмкинлеге.

Традиция буенча, «Алтын көз - 2016», авыл хуҗалыгы сезонын ябып, йомгаклар ясарга, шулай ук алдагы еллар уңышына рухланырга мөмкинлек тудырачак.

Быел илебезнең төп аграр күргәзмәсендә махсус гастрономия программасы бар. 23 сентябрьдән Мәскәүнең 11 үзәк мәйданчыгында төбәкләр продуктлары ярминкәләре – «Ит һәм ит әйберләре атнасы», «Сыр көннәре» һәм «Балык атнасы» узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International