Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 121 балага портфельләр тапшырылды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Ел саен районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм хәйрия акциясе үтә. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Акция дә шуны күздә тота. Аның кысаларында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәпкә баручы балалар өчен портфельләр, канцеляр товарлар алына. Һәм әлеге әйберләр матди хәле авыр булган яисә тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга тапшырыла. Агымдагы елны шундый 121 балага портфельләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International