Бүген Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев район оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Анда кышкы ялларның ничек узу турында мәгариф, мәдәният , эчке эшләр идәрәсе, күзәту органнары җитәкчеләренең белешмәләре тыңланды , киләсе атнада узачак чаралар турында сөйләшү алып барылды.