Иштирәк авылында халык җыены үтте.

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Чәршәмбе көнне Иштирәк авылында халык җыены үтте.   Иштирәктә авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинаның чыгышыннан соң халык район хакимияте вәкилләренә үзләрен борчыган берничә сорауны җиткерде.

– Аулаш авылында бүген яңа урам газсыз. Монда биш йорт бар, 300 метрлап линия сузарга кирәк, – диделәр биредә яшәүчеләр.

Янгын сүндерү машинасына җылы гараж юклыгын әйтеп үттеләр. Түбән Кама белән Иштирәк арасындагы дүрт километрга якын юл беркемнең дә карамагында булмавы, шуңа күрә аны тотуда кыенлыклар килеп чыгуы хакында искә төшерделәр. Гөлнара Сәүбәновна әйтүенчә, бүген бу участок иганәче ярдәме белән чистартылып тора, ләкин хуҗадан башка барыбер хәлдән чыгу мөмкин түгел. Җирлек башлыгы үз чыгышында мәктәпне төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрде. Ләкин, бала саны аз булу сәбәпле, аны капиталь ремонт программасына кертеп булмый. Бүген биредә нибары 29 укучы белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International