Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды.
Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов , Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары ассициацияләре рәисләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмчелек хуҗалыклары башлыклары катнашты.