«Безгә табигатьне саклау васыять ителгән» дип исемләнгән уен программасы әзерләделәр.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

2017 ел – Татарстан Республикасында Экология елы буларак билгеләнде. Шул уңайдан Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре I, II, III сыйныф укучылары өчен «Безгә табигатьне саклау васыять ителгән» дип исемләнгән уен программасы әзерләделәр. Балалар үзеңне урманда ничек тотарга, табигатьне пычрату нәрсәгә китерергә мөмкин кебек сорауларга җаваплар эзләделәр. Уен ике командага бүленеп оештырылды. Беренче төркем «Яшел патруль», икенче төркем «Волонтер» дип исемләнде. Сабыйлар табигатьнең матурлыгы, төрлелеге, Кызыл китапка кертелгән хайваннар турында сөйләштеләр, хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр турында табышмакларга җаваплар эзләделәр. Иң мөһиме – балалар табигатьне сакларга кирәклегенә төшенделәр.

Моннан тыш мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мин дөнья белән танышам» дигән викторина да уздырдылар. Викторина бик күп кызыклы сораулардан торды, җиңүчене билгеләр өчен махсус жетоннар ясалды. Балалар зур теләк белән белемнәрен арттыручы уенда катнаштылар, актив рәвештә сорауларга җаваплар эзләделәр. Викторина ахырында әйләнә-тирәнең иң яхшы белгече билгеләнде. Ул – IV сыйныф укучысы Кристина Новикова. Җиңүчегә – бүләк, ә викторинада катнашучыларга татлы призлар таратылды, дип хәбәр итте безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International