Таулы Дөреш авылыннан Миңҗамал Хәсәнова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Тукай районы Иске Дөреш авылында гомер итүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Миңҗамал Гыйниятулла кызы Хәсәновага 100 яшь тулды. Аны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, Ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Илнар Бакиров, социаль яклау идарәсе вәкиле, авылдашлары, туганнары котлады.

Биш вакыт намазлы, уразалы Миңҗамал апа гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Җир кешесе хәләл көч куеп тапкан малның кадерен дә, тәмен дә, михнәтен дә белеп яшәгән. Күп еллар авылда абыстай булып йөргән. Хәзер дә Миңҗамал апа үз аягында йөри, үз күзе белән күрә һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар. Тик колакка гына бераз катыланган. Шулай да җәйләрен бакчаларга чыгып түтәлләр дә утап йөри әле, ди аның турында авылдашлары.

Йөзьяшәр Миңҗамал апаны без дә ихластан котлыйбыз, җан, тән сәламәтлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International