Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган  документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде.

«Дәүләт алдындагы аеруча шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясе халыкара абруен ныгытуга керткән өлеше өчен Миңнеханов Рөстәм Нургали улын - Татарстан Республикасы Президентын - Александр Невский ордены белән бүләкләргә», — дип билгеләп үтелгән документ текстында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International