Унике яшькә кадәрге баланы автокреслога яки бустерга утырту әлегә мәҗбүри

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Балаларны автотранспортта алып барганда аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү машина йөртүченең турыдан-туры бурычы. Юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, 12 яшькә кадәрге балаларны куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган автомобильләрдә алып барганда баланың буена һәм гәүдә авырлыгына туры килә торган утыргыч җайланмалар яки каеш белән эләктерергә мөмкинлек бирүче башка чаралар кулланырга тиеш. Ә алдагы урында алып барганда утыргыч җайланмалар белән генә алып барырга рөхсәт ителә. 

Бу кагыйдәне бозучыларга, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 маддәсе нигезендә, 3 мең сум штраф яный. Креслолар һәм бустерлар (аркасыз утыргычлар) юл һәлакәтләрендә, кисәк борылырга туры килгәндә һәм башка шундый куркыныч маневрлар вакытында баланы травмалар алудан саклый. 

10 килограммга кадәр авырлыктагы 12 айга кадәрге балалар махсус люлькаларда йөртелә, өлкәнрәкләр – автокреслода, гәүдә авырлыгы 15 килограммнан югарыракларны бустерларда алып бару рөхсәт ителә. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, автокреслолар күпкә ышанычлырак.

Россия Эчке эшләр министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча яңа проект кабул итте. Проект гамәлгә кергән очракта, 7 яшькә кадәрге балаларны машина салонында бары тик махсус утыргычларда гына алып барырга рөхсәт ителсә, 7-12 яшьлекләрне арткы утыргычта автокреслосыз һәм бустерсыз да, бары тик куркынычсызлык каешларын тагып кына алып барырга да рөхсәт ителәчәк. Ә алда барганда 12 яшькә кадәрге балаларга мәҗбүри рәвештә махсус җайланмалар куллану кирәк булачак, дип хәбәр итә район прокуратурасы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International