«Челны-МПК» җитештерү комлексын «АГРОКӨЧ» җәмгыяте күптән түгел сафка басты

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

«АГРОКӨЧ» холдингы составына кергән «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенә эш сәфәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул елына 49500 яки тәүлегенә 144 тонна тавык итен эшкәртүгә сәләтле яңа комплексны ачу тантанасында катнашты.

«Челны-МПК» җитештерү комлексын «АГРОКӨЧ» җәмгыяте күптән түгел сафка бастырган. Проектның инвестицион бәясе – 3 млрд сумнан артык. Яңа җитештерү мәйданчыгы ачу продукция күләмен икеләтә арттырырга һәм кош итен тирәнтен эшкәртү буенча эре федераль предприятиеләр унлыгына керергә мөмкинлек бирәчәк. Заводта тулысынча әзер ярымфабрикатлар, суытылган ярымфабрикатлар һәм рестораннар челтәре өчен маринадланган продуктлар әзерләнәчәк. Яңа комплексның үзенчәлеге – әзер продукцияне саклау өчен эшләнгән роботлаштырылган складлар. Аларның гомуми сыйдырышлылыгы – 1000 тоннадан артык.

Инвестицияләрнең яртысыннан артыгы заводны технологик яктан җиһазлауга юнәлтелгән. Проект чыгымнарын 2021 елга каплау күз алдында тотыла. 2017 елның ахырына җитештерүнең иң югары күләменә ирешү планлаштырыла.

– Объектны сафка бастырыр алдыннан яңа сәүдә маркалары да уйлап табылды. Яңа төр продуктлар Татарстанда гына түгел, Россиянең башка регионнарында да сатылачак. «Продэкспо 2017» халыкара күргәзмәсендә Урта Азия һәм Африка вәкилләре белән дә сөйләшүләр булды, – ди «АГРОКӨЧ» җәмгыятенең генераль директоры Светлана Барсукова.

Компаниянең планнарыннан күренгәнчә, яңа җитештерү мәйданчыгы предприятиегә сәүдә ассортиментын киңәйтергә дә мөмкинлек тудырачак. Аны биредә 300 төргә җиткерергә уйлыйлар. Шул исәптән хәләл продукция җитештерүгә өстенлек биреләчәк.

Белешмә өчен: «Чаллы-Бройлер» бүген Татарстандагы кош ите җитештерү базарының 65 процентын алып тора. Ел саен предприятие тере авырлыкта 120 мең тонна ит җитештерә, 95 мең тонна әзер продукция сата.  

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International